Чишмэ
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль 2023, 14:56

Февральдә – «Язгы тамчылар»

Поселокның Пионерлар һәм укучылар йортында яшь вокалчылар арасында ел саен «Язгы тамчы» бәйгесе уза.

Февральдә – «Язгы тамчылар»
Февральдә – «Язгы тамчылар»

Быел жюри хөкеменә 62 номер тәкъдим ителде, моңа гәзит хәбәрчесе дә шаһит булды. Солистлар, дуэтлар һәм ансамбльләр башкаруында халык һәм эстрада җырлары яңгырады.

Тамашачылар һәм җанатарлар балаларның чыгышы белән хозурландылар. Матурчыгышлар, сәхнә киемнәре һәм кызыклы номерлар бер-берсенә охшамады.

Сәнгать мәктәбенә Горный авылыннан килеп йөрүче ике ахирәт – Карина Гобәйдуллина белән Элиза Гайфуллина конкурста беренче тапкыр гына катнашмый. Карина халык җыры юнәлешендә икенче урын алды һәм шуның белән тукталып калырга җыенмый. Быел ул «Маков цвет» җырын тәкъдим итте. Ә аның дусты Элиза һәркемгә таныш «Туган як» композициясен башкарды.

Яшьләр җыры «Паранойя» белән чыгыш ясаган Арсений Сантьевны да искә алмыйча булмый. Ул сөйкемлелеге һәм сәхнәдә үзен тотышы белән тамашачыларның йөрәген яулады.

Конкурсны оештыручылар мәгълүматлары буенча, сәхнәдә Чишмә районының 100дән артык укучысы үз сәләтен күрсәткән.

Бәйгедә катнашкан 33 бала приз алды, ә Чишмә авылының 2нче урта мәктәбенең «Домисольки» коллективына Гран-при тапшырылды.

 

Февральдә – «Язгы тамчылар»
Февральдә – «Язгы тамчылар»
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: