Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
21 Февраля 2023, 07:06

Туй көне – гаиләнең туган көне

Гаилә җәмгыятьнең мөһим нигезе булып тора һәм ир белән хатынның ЗАГСта язылышуы дәүләт алдында законлы мөнәсәбәт урнаштыруын аңлата.

Туй көне – гаиләнең туган көнеТуй көне – гаиләнең туган көне
Туй көне – гаиләнең туган көне

Гаилә – дөньяның күп кенә культураларында әхлакый кыйммәт нигезе.

– Хәзер яшьләр никахка җитди карамый. Элек аерылышулар сирәк булган, хәтта оят саналган, ә хәзер бу гадәти күренеш кебек. Яшьләр үзара уртак тел табарга тырышмый, барысы да горур, аерылышырга гына торалар. Әлбәттә, ир хатынына кул күтәргән һәм мыскыл иткән очраклар да була, монда инде араларны өзүдән башка вариантлар юк, – дип бу турыда  фикере белән уртаклаша өлкәннәр.

Чишмә районы буенча ЗАГС бүлеге начальнигы Әлфирә Мохкулова хәбәр итүенчә, никахлашучылар саны акрынлап булса да, кими бара. Шулай да 2022 елда гаилә коручылар күбрәк булган.

– 2021 елда 240 никах теркәлгән булса, 2022 елда 307 пар гаилә корды. Яңа өйләнешүчеләр җәйге айларда, сентябрьдә туй үткәрергә тырыша. Май ае туйлар өчен бик уңайлы ай түгел, дип санасалар да, бернинди юрамаларга ышанмыйча бу айны сайлаган 5-6 кыю пар табыла. Тантана вакытында әле берәүнең дә «юк» дип әйткәне булмады, ә менә туйга бер яки ике көн кала өйләнешүдән баш тартучылар булды. Бу турыда шалтыратып, кире уйладык, дип әйтүчеләр бар. Тик мондый хәлләр сирәк, әлбәттә.

ЗАГС бүлегенә гариза якынча бер ай алдан яки иртәрәк бирелә, моны «Дәүләт хезмәтләре» порталында онлайн рәвештә дә эшләргә була. Никахка керүчеләрнең күбесе матур датаны сайларга тырыша. Мәсәлән, 23.06.23, бу көнгә «Дәүләт хезмәтләре» аша берничә гариза килде инде. Никах теркәү тантаналары җомга һәм шимбә көннәрдә уза, язылышырга теләүче парлар башка көннәрдә дә, эш сәгате тәмамланганчы килә ала. Язылышучы парлар кимүен узган елларда зиннәтле никах сараеның поселок үзәгеннән күчүе белән дә аңлаталар (хәзер анда район музее). Элек тантаналы чарага хәтта күрше районнардан һәм Уфадан килүчеләр дә бар иде. Кайбер чишмәлеләр Уфада никахлашуга өс-тенлек бирә.

Шулай ук 50, 60 һәм 70 ел бергә яшәгән гаиләләрне тәбриклибез. Тантаналы чараны үткәрү өчен юбилярлар үзләре, яисә балалары гариза калдыра. Мин биредә 2003 елдан бирле эшлим һәм бу чорда 70 ел бергә гомер кичергән өч парны гына котлаганым булды. Узган елда 50, 60 яки 70 ел бергә яшәгән 32 гаиләне тәбрикләдек, – дип хәбәр итте Әлфирә Мохкулова.

Сүз уңаеннан, хәзер коронавирус вакытында кертелгән чикләүләр тулысынча бетерелгән. Тантаналы чарага күпме телисең, шулкадәр кунак чакырырга мөмкин.

Аерылышуларга килгәндә, 2021 елда Чишмә ЗАГСында – 191, 2022 елда 215 пар аерылышкан.

Туй көне – гаиләнең туган көне
Туй көне – гаиләнең туган көне
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас