Чишмэ
+20 °С
Дождь
Җәмгыять
18 Февраля 2023, 04:43

Киез итекләрдә хоккей дәвам итә

Узган атнада Шикәр заводы бистәсендә хатын-кызлар арасында киез итекләрдә хоккей уены узды. 

Киез итекләрдә хоккей дәвам итәКиез итекләрдә хоккей дәвам итә
Киез итекләрдә хоккей дәвам итә

«Коммунистлар урамы» һәм «Тынычлык урамы» командалары ярышты. Аларның уенын карау, көч биреп, дәртсендереп тору өчен картлар да, яшьләр дә килде. Бер яклап «Әни! Тизрәк инде, әни!» дип, икенче яктан «Галя, җитезрәк! Галя, шайба!» дип кычкырган тавышлар ишетелде. Ә бу вакытта боз өстендә уен кызганнан-кыза барды, хатын-кызлар бер-берсен узып, көндәшләре капкасына шайба кертергә тырышып йөгерделәр. «Бүген кулыма беренче тапкыр кәшәкә тоттым», – диде дулкынланып «Тынычлык урамы» командасында катнашучыларның берсе.

Бу көнне биредә бер-берсен күптән күрмәгән танышлар да очраштылар, хәл-әхвәл сорашып, кочаклашып күрештеләр.

Иң өлкән «хоккейчы» Римма Гыйльманова 73 яшьтә иде.

– Мин бит уен карарга дип, тамашачы һәм җанатар булып кына килгән идем. Нәтиҗәдә, үземә вакыйгалар үзәгендә булырга туры килде, – дип көлә Римма апа. – Белгән булсам, җиңелчәрәк киенеп килер идем, йөгерергә авыррак булды. Элек чаңгыда еш йөри идем, соңгы елларда тукталдым шул, – диде ул. Тик бер дә алай димәссең! Ул бозда иң активларның берсе булды.

Нәтиҗәдә, «Коммунистлар урамы» командасы 1:0 исәбе белән җиңүгә иреште.

Балалар да игътибарсыз калмады, алар өчен бозда уеннар оештырылды.

Ә соңыннан барысы бергәләп коймак һәм кәнфитләр белән кайнар һәм хуш исле самавыр чәе эчтеләр.

Киез итекләрдә хоккей дәвам итә
Киез итекләрдә хоккей дәвам итә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас