

– Сталинград янындагы алыш 200 көн дәвам итте, һәм совет гаскәрләренең тулы җиңүе белән тәмамланды. 1943 елның 2 февралендә совет армиясе немец гаскәрләрен тар-мар итте. Илебез Сталинград янындагы алышта 1 129 619 кешене югалтты. Бу мемориал ташына язылган исемнәр арасында шул алышта катнашучыларның фамилияләре дә бардыр, дип ышанам. Без аларны онытмаска һәм илебез тарихы белән горурланырга тиешбез! – диде район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.
Әлеге датага багышланган башка чаралар да үтте.
Поселокның Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы укучылары һәм студентлары өчен «Сталинград: тарихи истәлек» дигән батырлык дәресләре үткәрде. Балаларга Чишмә телевидениесенең немец-фашист лагерьлары тоткыны Мария Суздаль һәм Бөек Ватан сугышы елларында тимер юл һәлакәте турындагы видеофильмнары күрсәтелде.
Авыл мәдәният йортларында һәм китапханәләрдә дә Сталинград сугышында катнашкан якташларыбызны искә алдылар. Горный авылында да шундый чара үтте. Укучыларга 1941 елда Башкорт кавалерия дивизиясенә алынган Илья Никифорович Исакин турында сөйләделәр. Ул Сталинград янындагы алышларда каты яралана. Тбилиси шәһәре госпиталендә дәваланганнан соң хәрби юлын хезмәт армиясендә дәвам итә.
Караякуп авылында туып-үскән Галләм Хөсәеновның да биографиясе горурлык уята. Ул 1918 елның 17 маенда туа, 18 яшендә армиягә алына. Ерак Көнчыгышта десант гаскәрләрендә хезмәт итә. Армия хезмәте тәмамланып өйгә кайтып килгәндә, 1941 елның
22 июнендә вокзалда сугыш башлануы турында ишетә. Галләм үзенең хәрби частена кире китә һәм аннан десант гаскәрләр белән фронтка җибәрелә. Варшава, Сталинград һәм Будапештны азат итүдә катнаша.
Бу көнне Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар хөрмәтенә куелган мемориалларга чәчәкләр салынды, аларны бер минут тын торып искә алдылар.