Чишмэ
+13 °С
Облачно
Җәмгыять
10 Февраля 2023, 06:13

Музей әби-бабайларга чара оештырды

3 февральдә Чишмә поселогының Тарих-туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Иминлек» Республика геронтология үзәге карамагындагы Шөнгәккүл приютына барып, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен чара оештырдылар.

Музей әби-бабайларга чара оештырдыМузей әби-бабайларга чара оештырды
Музей әби-бабайларга чара оештырды

Музей коллективы анда «Гасырлар дәвамында сакланган хәтер» дип исемләнгән күргәзмә белән барды.

– Хөсәенбәк кәшәнәсе Тәҗрибә хуҗалыгы бистәсе янында урнашкан, анда булганым бар, балачакта шул тирәдә йөгереп уйнап йөри идек, – дип хатирәләре белән уртаклашты Галина Матвиенкова. Элек ул анда метеостанциядә эшләгән, һәм бу яклар аңа яхшы таныш.  

Ә 95 яшьлек Александра Громова исә концерт оештырылган дип уйлаган һәм үзе дә кушылып җырларга әзер булган.

Экскурсовод Дарья Зарипова тәкъдим иткән видеоязма һәм Чишмә районының тарихи һәйкәлләре – Хөсәенбәк һәм Турахан кәшәнәләре турында сөйләве һәркемгә кызыклы булды. Әби-бабайлар стендлар янына якынрак килеп фоторәсемнәрне карадылар, фикерләре белән уртаклаштылар.

– Мәктәптә укыганда бөтен сыйныфыбыз белән Хөсәенбәк кәшәнәсенә экскурсиягә барган идек, – дип искә алды Ринат Вәлиев.

– Гадәттә концертлар белән киләләр, ә мондый чара бездә беренче тапкыр, һәм ул барысына да ошады, игътибар белән тыңладылар. Безнең китапханәбез дә бар. Шөнгәккүл  китапханәсеннән Ирина Галимханова белән Линара Нагаева әби-бабайларга кызыклы китаплар алып киләләр, алар үзләре дә гәзит-журналларга язылалар, – ди «Иминлек» Республика геронтология үзәгенең Шөнгәккүл авылында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге мөдире вазифасын башкаручы Маргарита Кузьменко. Музей коллективы

Игелекле эшләр елында өлкән яшьтәге кешеләр белән мондый очрашуларны даими уздырырга, төрле форматтагы чаралар үткәрергә планлаштыра. Хөсәенбәк исемендәге җәмигъ мәчет имамы Али хәзрәт Иманаев та аларга кушыла.

– Киләчәктә приютта яшәүчеләрне кәшәнәгә экскурсиягә алып барырга планлаштырабыз. Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көнендә дә аларны бәйрәм белән котларга уйлыйбыз. Дус булып яшибез! – дип ниятләре белән уртаклашты музей директоры Радик Әхмәдиев.

Музей әби-бабайларга чара оештырды
Музей әби-бабайларга чара оештырды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас