

Район Советы депутаты, «Чишмә су-канал» җәмгыяте директоры Ирек Хисаметдинов укучыларга мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. «Китап укыгыз, спорт белән шөгыльләнегез, үз илегезнең лаеклы гражданы булырга тырышыгыз. Әйе, хәзер барыбыз өчен дә авыр вакытлар, әмма бер-беребезгә ярдәм итәргә һәм рәхмәтле була белергә тиешбез», – диде ул.
Тантаналы өлештән соң Ирек Әсләм улы 9нчы сыйныфта «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресендә булды. Дәреснең темасы Рәсәй фәне көне иде.
– Чарага килүемнең максаты – укытучылар коллективының укучылар белән эшләү форматы белән танышу. Балаларда ватанпәрвәрлек тәрбияләү ошады, – дип фикерен белдерде депутат.
7нче сыйныфта үткән «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дәресендә район мәгариф идарәсенең мәктәпләр буенча кураторы Әлфия Бәдранова булды.
– Һәр уку атнасы «Мөһим нәрсәләр турында сөйләшү» дип аталган сыйныф сәгатьләре белән башлана. Укучылар һәм педагоглар анда төрле темалар, шул исәптән патриотлык, тарих, әхлак буенча фикер алышалар. Балаларга да, педагогик коллективка да әлеге форматта аралашу ошый, – дип билгеләп үтте мәктәп директоры Резида Мәүлетова.