

Бу хакта «Сәлам» тапшыруында «Газпром межрегионгаз Уфа» җәмгыятенең генераль директоры Альберт Локманов сөйләде.
Ул хәбәр итүенчә, бу көннән башлап хөкүмәтнең газ тоташтыру технологиясе тәртибе турындагы карарына кертелгән үзгәрешләр үз көченә керә. Бу мәгариф һәм медицина учреждениеләренең җир участоклары чигенә кадәр газны бушлай үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.
– Бу шулай ук чыгымнарны сизелерлек киметәчәк һәм әлеге мәсьәләне хәл итүне җиңеләйтәчәк, – диде ул.
Фото: ИА "Башинформ"