Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2023, 10:02

Әйдә, киттек балыкка!

21 гыйнварда Чишмәдә «Керәшен суыкларында, әйдә, балыкка!» дип аталган балыкчылар фестивале булып узды. Боз өстендә балык тотарга яратучыларны көннәрнең салкын торуы да куркытмады.

Әйдә, киттек балыкка!
Әйдә, киттек балыкка!

Калмаш сусаклагычы буасына Чишмәдән генә түгел, Уфа, Әлшәй, Благовар, Кырмыскалы һәм Дәүләкән районнарыннан, хәтта Свердловск өлкәсеннән дә гаиләләре белән килүчеләр булды.

– Фестиваль башланыр алдыннан 62 катнашучы, шул исәптән җиде гаилә теркәлде. Балыкны гади кармакка, ялтыравык алдавычка (блеснага) һәм ясалма алдавычлы кармакка тотарга мөмкин. Ләкин балык тоту ярышларындагы кебек төгәл һәм катгый кагыйдәләр юк, чөнки бу фестиваль. Бүген бездә балалар, ир-атлар, хатын-кызлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнаша. Җиңүчеләр табышны үлчәгәннән соң ачыклана, – диде Чишмә районының балыкчылар клубын оештыручыларның берсе. 

Район хакимиятенең спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов фестивальгә килүчеләрне сәламләде һәм, крещениеда суга чумып чыгучылар «балык бар» дип әйттеләр, дип шаяртты. Судьялар көн салкын булу сәбәпле балык тоту вакытын киметергә тәкъдим итсәләр дә, балыкчылар бертавыштан баш тарттылар.

Менә фестивальнең баш судьясы сигнал ракетасын очыртып, ярыш башлану турында хәбәр итте. Боз өстендә хәрәкәт башланды – балыкчылар үзләренә ошаган урынны табып бәке тиштеләр, балыкка алып килгән җимнәрен алдылар. «Алабуга килсен өчен бәкегә җим салырга кирәк», – дип аңлатты Павел Вдовин.

– Биредә дә, башка сулыкларда да балык тотабыз, безнең районда кармак салыр урыннар күп, – дип фикерләре белән уртаклаштылар поселоктан килгән Евгений Чулков һәм Илья Зеленкин.

Учакта пешкән уха исе балыкчыларның күңелен тагын да күтәреп җибәрде. Аны Василий Воробьев әзерләде.

– Гаиләмдә барысы да балыкчылар. Менә улым Кола ярымутравыннан тәрәч һәм горбуша балыгы алып кайтты. Барыгызны да уха белән сыйлаячакмын, – диде ул. Балыкчыларның өшемәс өчен нинди серләре бар, дип кызыксынгач, ул бу турыда бик теләп безнең белән уртаклашты:

– Андый сер бар. Кулларга һәм биткә каз мае сөртергә кирәк. Беренчедән, балыкны тотканда кул чыланмый, икенчедән, май тире купшакланудан саклый, – диде ул.

Балыкчылар мәйданга күтәрелә башладылар.

– Юк, туңмадым, сез нәрсә! – дип соравыма гаҗәпләнде Уфадан килгән Владислав Батыршин. Ул тумышы белән Сәйраннан.

– Дусларым белән килдек. Балачактан балыкка йөрим. Әти белән беренче тапкыр елгага баргач, бәләкәй генә ташбаш тотканымны хәтерлим. Биш ел элек кышын балык тоту белән шөгыльләнә башладым. Хәзер җәй балыкка йөрмим диярлек. Кышкысы күбрәк ошый. Анда үзенә бер фәлсәфә бар, аны аңлатып булмый. 

Табышны үлчәү башланды. Судьялар граммга кадәр исәпкә алдылар. Беренче булып тоткан балыгын күрсәтү өчен Әмир Шакиров йөгереп килде. Биш яшьлек Әмир бик һәвәскәр балыкчы булып чыкты.

– Кышкы балыкта без беренче тапкыр, тәҗрибәле кешеләр белән аралашырга булдык, аларның киңәше буенча тоттык, – диде аның әнисе Алеся Шакирова. – Бөтен гаиләбез – ирем Илмир, улыбыз Реваль белән баш балыкчыбыз Әмир аркасында Йоматаудан ук килдек. Ул теш табибына барыр алдыннан кармак сатып алуыбызны һәм үзен кыш балыкка алып баруыбызны сорады. Балык тоту турында төрле видеоларны кызыксынып карый. Диңгезгә баргач та сөрәкә белән балык эләктереп йөрде!

– Мин аларны кире җибәрдем, – ди Әмир.

Алар Матвей Моисеев белән бу көнне фестивальдә катнашкан иң яшь балыкчылар булдылар. Ә иң өлкән балыкчы 72 яшьлек Зәбир Гәлфетдинов иде.

Фестивальгә өч яшь категориясе буенча алты номинациядә йомгак ясалды.

Людмила Мөхәммәтшина фестивальнең абсолют чемпионы булды. Ләкин призлар һәм кубок алмаучылар да үпкәләп кайтып китмәделәр, күңелле компания белән саф һавада балык тоту, тәмле уха ял көненең иң шәп кубогы булды.

Әйдә, киттек балыкка!
Әйдә, киттек балыкка!
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: