Конкурста катнашу өчен мәсьәләләрне тикшергәндә тәүдә дүрт һәм читтән торып бер җыелыш үткәрелде – бу «ППМИ-2023» плакатын тотып, анкеталар кулланып һәм фотога төшереп йорттан йортка йөреп чыгу.
Бүләкбаш авылы халкының йомгаклау җыелышында ике мәсьәлә тәкъдим ителде:
1. Пенза авылында балалар мәйданчыгы урнаштыру;
2. Бүләкбаш авылында су башнясын алыштыру.
Тәүге җыелышларда һәм анкета нәтиҗәләре буенча күпчелек тавыш белән «Бүләкбаш авылында су башнясын алыштыру» проекты сайланды. Проектны тормышка ашыру өчен якынча 1 592 700 сум кирәк булачак, республика субсидиясе 1 200 000 сум тәшкил итәчәк. Бу максатларга авыл биләмәсе 180 мең сум акча бүлеп бирергә тиеш. Халыктан кимендә 156 мең – һәр йорттан 2700 сум җыярга кирәк булачак, иганәчеләрнең өлеше дә 156 мең сум булырга тиеш.
Дурас мәктәбендә ППМИ программасын хуплап укучылар белән мәдәни-киңкүләм чаралар үткәрелде: бу – рәсемнәр һәм иншалар бәйгеләре, спорт ярышлары. Дурас авылы китапханәсендә дә шигырь укучылар бәйгесе узды, Бүләкбаш клубында «Хуҗабикә» клубы күргәзмәсе оештырылды.