Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2023, 10:17

Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар

Чишмә районында хатын-кызлар арасында киез итекләрдә беренче хоккей турниры узды. Мавыктыргыч һәм кызыклы уенда яшьләре кырыктан узган гүзәл затлар катнашты.

Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар

Район хакимияте башлыгы Кубогын алу өчен алты команда көч сынашты. Уен «Аек авыл-2022» республика конкурсы барышында үткәрелде. Исегезгә төшерәбез, Түбән Хаҗәт авылы муниципаль турда сайлап алу нәтиҗәләре буенча Чишмә районы исеменнән чыгыш ясау хокукына лаек булды.

Саклагыч амуницияне җылы һәм уңайлы кием, касканы француз яулыклар алыштырды, аякта җылы һәм йомшак пима булды. «Хоккейчылар» менә шундый киемнәрдә уйнап, Чишмә районының иң оста хатын-кызлар командасы дип аталу хокукы өчен көч сынаштылар. Гадәти булмаган бу турнир узган шимбәдә Түбән Хаҗәт авылы янындагы Сөнлекүлдә үтте. Хоккей уйный белү-белмәүләренә һәм кулларына кәшәкә тотмауларына карамастан, һәр команда ныклап әзерләнде. Күчем авылы командасы капитаны Рәйфә Ковалева әйтүенчә, лаеклы күренү өчен футболкаларга заказ биргәннәр, алдагы төндә бөтен команда белән җыелып футболкаларга командаларның исемен язганнар. Ябалаклы авылыннан 66 яшьлек Рәшидә Сафина сирәк булса да хоккей уйнаса һәм кагыйдәләр белән таныш булса да, аның авылдашы, 57 яшьлек Рәсимә Йосыпова исә кулына беренче тапкыр кәшәкә тоткан. Ә Күчем авылыннан Фәрзәнә Хисаметдинова моннан ике ел элек инсульт кичерсә дә, спорттан башка тормышны күз алдына да китерә алмыйм, ди.

Боз кырындагы «хоккейчыларның» җитез йөгерүләренә, кәшәкәне оста йөртүләренә карап, күбесенең яше 60тан узганны онытасың. Алар беренче минутта гына теннис тубын югалтып азапландылар, соңыннан шулкадәр остарып, кызып киттеләр ки, судья аларга әледән әле штраф буллиты игълан итәргә мәҗбүр булды. Чемпионат алдынгылары тиз билгеләнде – Күчем һәм Түбән Хаҗәт авылларының җыелма командалары башкалардан аерылып тордылар. Киеренке көрәштә исә түбәнхаҗәтлеләр җиңү яулады.

Районның башкортлар корылтае рәисе Рәфис Карагулов билгеләп үтүенчә, киез итекләрдәге беренче хоккей турнирыннан видеоязмалар һәм фотосурәтләр берничә көн эчендә интернет челтәрендә бик популярлашып киткән, димәк, киләсе уенда тагын да күбрәк җанатарлар булачак.

Ә 4 февраль көнне биредә үк, Сөнлекүлдә, хоккей буенча киез итекләрдә ир-атлар турниры узачак.

Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Пима киеп, дәртләнеп хоккей уйнадылар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: