Чишмэ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 гыйнвар 2023, 12:07

Чишмә үз укучыларын көтә

25 гыйнварда Рәсәйдә гадәттәгечә ике бәйрәм – Татьяна көне һәм Бөтенрәсәй студентлар көне билгеләп үтелә.

Чишмә үз укучыларын көтә
Чишмә үз укучыларын көтә

Узган елда Чишмәнең 1нче мәктәбен тәмамлаган, әлеге вакытта Мәскәүнең физика-техника институтында белем алучы булачак инженер Әмир Исмәгыйлевтан студент тормышы турында сораштык.

– Студент булу минем өчен, беренче чиратта, яңа кешеләр белән танышу. Барлык чыгарылыш укучыларыныкы кебек, институтка килгәч яңа тормыш башланды, яшәү урыным, аралашу даирәм алышынды. Минем өчен комфорт зонадан чыгу – ул үз-үземне сынап карау, хәзер миңа вакытымны дөрес кулланырга һәм үземә карар кабул итәргә өйрәнергә кирәк. Студент чор – ул лекцияләр һәм семинарлар гына түгел, ә КВНнар, төрле бәйрәмнәр дә. Бу еллар уңай яктан гына истә калыр, дип ышанам. Институтны икеләнмичә сайладым, чөнки физика һәм математика – яраткан фәннәрем. Укуны тәмамлаганнан соң Чишмәгә кайтырмынмы-юкмы, белмим, әлегә бу хакта уйлаганым юк, – ди Әмир.

Район мәгариф идарәлегендә Әмир Исмәгыйлевны, муниципаль һәм республика этапларында гына түгел, Рәсәй этабында да җиңүче буларак, сайлап алу туры үткәреп тормыйча гына институтка укырга алулары турында хәбәр иттеләр. Ул математика буенча бердәм дәүләт имтиханын йөз баллга тапшырган.

– 2022-2023 уку елында республикадан читтәге уку йортларына безнең район мәктәпләрен тәмамлаган 18 бала укырга керде, чагыштыру өчен, узган уку елында алар 25 иде. Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Казан кебек шәһәрләргә укырга баралар. Күпчелек очракта үз көченә һәм белеменә ышанган медалистлар китә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, медаль, ГТО значогы, республика һәм Рәсәй дәрәҗәсендәге олимпиадаларда җиңүләр өстәмә баллар бирә, димәк, үзең теләгән вузга керү мөмкинлеге дә арта. Сүз уңаеннан, Чишмә укучылары еш кына Мәскәүгә олимпиадаларга (бигрәк тә икътисад буенча) баралар, тар даирәдә безнең поселок турында беләләр. Дөрес, аны башта Чимшы дип атадылар, ләкин соңыннан дөрес әйтелешне истә калдырдылар, – дип сөйләде мәгариф идарәсенең кадрлар буенча әйдәп баручы белгече Рәмзилә Габидуллина.

Аның сүзләренә караганда, быелдан башлап республика вузлары йөз баллчылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү һәм ай саен биреләчәк стипендия билгеләгән.

Әлеге шартлар сәләтле яшьләребезнең республикадан читкә китүен туктатыр, һәм күпләр Башкортстанда белем алуга өстенлек бирер дип ышанабыз. Чөнки узган уку елында имтиханнарда йөз балл алган дүрт чыгарылыш укучысының берсе генә әлеге вакытта Башкорт дәүләт медицина университетында югары белем ала.

Яшь белгечләргә килгәндә, әгәр педагог диплом алган елда эшкә керешсә, аңа бер тапкыр 4 минималь хезмәт хакы түләнә. Мәгариф идарәсе кадр-лар кытлыгын өлешчә «Земство укытучысы» программасы буенча тулыландыра. Чишмә дәваханәсе дә кадрлар җитмәү проблемасын «Земство табибы» программасы ярдәмендә гамәлгә ашыра. Анда да, монда да шартлар бертөрле – яшь белгеч 1 миллион сум күләмендә акча ала һәм 5 ел эшләргә тиеш.

– Чишмә чыгарылыш укучыларының максатчан юнәлеш буенча республика вузларына укырга керү мөмкинлеге бар. Моның өчен студентка эшкә урнашуны һәм социаль ярдәм күрсәтүне гарантияләгән эш бирүче белән килешү төзергә кирәк, шул ук вакытта студент килешүдә күрсәтелгән урында кимендә өч ел эшләргә тиеш булачак. Максатчан укытуга квота РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә. Әгәр дә абитуриент табиб булырга тели икән, максатчан юллама алу өчен аңа үзәк район дәваханәсенә, укытучы булырга теләсә, мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә, агроном яки ветеринар булырга уйласа, авыл хуҗалыгы идарәсенә барып юллама алырга кирәк, – дип хәбәр итте Чишмә районы хакимиятенең кадрлар эше һәм муниципаль хезмәт бүлеге начальнигы Флүзә Фәсхетдинова.

Күрелгән чаралар тиешле нәтиҗә бирер дип өметләнәбез. Әлегә исә югары уку йортларын һәм урта махсус белем бирү учреждениеләрен тәмамлаган сәләтле яшьләребезнең бик азлары гына Чишмә районына табиб, укытучы яки инженер булып эшкә кайта.

 

Безнең белешмә

Узган уку елында район мәктәпләрен 108 укучы тәмамлаган, Башкортстандагы югары уку йортларына – 72, урта махсус уку йортларына 17 бала укырга кергән. Чагыштыру өчен – 2020-2021 уку елында район мәктәпләрендә белем алып чыккан 138 баланың 82се югары, 30ы махсус уку йортына укырга кергән.

Чишмә үз укучыларын көтә
Чишмә үз укучыларын көтә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: