Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 гыйнвар 2023, 17:13

Имтихан бирәсе фәннәр сайлана

Укучылар 1 февральгә кадәр имтихан тапшырачак фәннәрне сайларга тиеш. Быел Чишмә районында бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) 123 унберенче сыйныф укучысы тапшырачак.

Имтихан бирәсе фәннәр сайлана
Имтихан бирәсе фәннәр сайлана

Йомгаклау аттестациясе 14 фән буенча каралган – рус теле һәм математика мотлак булып тора, тагын берничә фәнне укучылар үзләре сайлый һәм аларның саны чикләнмәгән. Күпләр имтихан бирәсе фәнне ачыклаган һәм гариза язган инде. Мәсәлән, бишенче мәктәптән Диана Мәкъсүтова һәм Иске Муса мәктәбеннән Нур Шәрипов, төп фәннәрдән тыш, химия һәм биология тапшырырга ниятлиләр, ә Келәш мәктәбеннән Аида Габделбаянова инглиз телен, җәмгыять белемен һәм тарихны сайлаган.

Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза бала унбер сыйныф белем алган мәктәпкә бирелә. Мәктәпне узган елларда тәмамлаучылар яшәү урыны буенча мәгариф бүлегенә тапшыра. Белешмәләр алу өчен телефон: 8 (34797) 2-14-31.

Урта һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар гариза тапшырганда үзләре укыган урыннан белешмә китерә.

Имтиханны вакытыннан алда тапшырырга теләүчеләр исә фәннәрне дә  алдан сайлый. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар гариза белән бергә психологик-медик-педагогик комиссия тәкъдимнәре язылган кәгазьнең күчермәсен, ә инвалид балалар инвалидлыкны билгеләү фактын раслаучы белешмәне яки аның расланган күчермәсен тапшыралар.

Чишмә районы мәгариф бүлегенең  бердәм дәүләт имтиханын оештыру һәм үткәрү өчен җаваплы белгече Нурия Аллагулова билгеләп үтүенчә, имтиханнар, гадәттәгечә, поселокның 1нче мәктәбендә үтә.

«Бергәләп тапшырабыз. Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» Бөтенрәсәй акциясе февральгә планлаштырылган. Сынауларда теләгән һәркем катнаша ала. Сүз уңаеннан, әлегә аның нинди фәннән булачагы билгеле түгел.

Имтихан бирәсе фәннәр сайлана
Имтихан бирәсе фәннәр сайлана
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: