Чишмэ
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 10:18

Сөт кухнясы – сабыйлар өчен сөенеч

Новотроицкий авылында яшәүче Әлфия район үзәгенә атнага ике тапкыр «Сөт кухнясы»ннан азык-төлек алырга килә.

Сөт кухнясы – сабыйлар өчен сөенеч
Сөт кухнясы – сабыйлар өчен сөенеч

Әлфия һәм Руслан Сәүбәновлар дүрт бала үстерә: зур кызлары Камилла 16 яшьтә, Радмилага – 10, Әскәргә 6 һәм Рамзанга 2 яшь. Әлфияне без Яңа урам, 2А адресы буенча урнашкан «Сөт кухнясы»нда очраттык. Сыйфатлы сөт ризыкларын бушлай алу мөмкинлеге турында ул, өченче сабые белән декрет ялында булганда, балалар поликлиникасына баргач белгән.

– Балалар сөтне дә, эремчекне дә, йогуртны да яраталар. Иң мөһиме, безгә монда эшләүчеләрнең мөнәсәбәте ошый. Сатучы Әлфия Рәҗәпова елмаеп каршы ала. Озын  чиратлар юк, вакытында ачыла. Биредә һәрвакыт ямьле, чиста, – дип рәхмәт белдерә дүрт бала анасы.

Даими сатып алучылар да аның сүзләре белән килешәләр:

– Сөт ризыклары таратылган көнне – дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе килсәң, теләгәнеңне сайлап алырга була. Балаларга, оныкларга дип алабыз, үзебез дә тәмләп карыйбыз. Безгә йод белән баетылган биойогурт бик ошый. (Шуны билгеләп үтәргә кирәк, республиканың күп кенә районнарында яшәүчеләрдә йод җитешмәү күзәтелә. Яңа продукт йод дефицитын киметү өчен эшләнгән. Ред. искәрмәсе). «Сөт кухнясы»ннан алырга тырышабыз, чөнки мондагы ризыклар файдалы һәм тәмле, – ди алар. 

«Сөт кухнясы» дәүләт автоном учреждениесе мәгълүматлары буенча,

2022 елда Чишмәдә 397 гаилә «Демография» гомумдәүләт проекты буенча бушлай сөт ризыклары алган. Шулардан 361 гаилә әлеге мөмкинлектән аз тәэмин ителүче категория буларак файдаланган, шул исәптән бала имезгән һәм йөкле хатын-кызлар белән дә 28 килешү төзелгән. Башкортстан Хөкүмәтендә былтыр октябрьдә йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, махсус операциядә катнашучыларның өч яшькә кадәрге балаларына «Сөт кухнясы» продукциясен бирү турында карар кабул ителде. Бу исемлек буенча Чишмә районында тагын җиде гаилә сөт ризыклары ала.

Быел төбәк бюджетыннан «Сөт кухнясы» өчен 600 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Узган елда «Сөт кухнясы»ның җитештерү мәйданчыкларында якынча 4 миллион литр сөт эшкәртелгән, 15 миллионнан артык порция сөт, эремчек, йогурт җитештерелгән. 2022 елда республиканың 33 мең гражданы сөт продукциясе белән бушлай тәэмин ителгән.

 

Безнең белешмә

Башкортстанның «Сөт кухнясы» Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә кызыксыну уята. Саранск, Екатеринбург, Түбән Новгород шәһәрләре, шулай ук Владимир һәм Архангель өлкәләреннән килгән делегацияләр безнең җитештерү мәйданчыкларында тәҗрибә алган.

Сөт кухнясы – сабыйлар өчен сөенеч
Сөт кухнясы – сабыйлар өчен сөенеч
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: