Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 гыйнвар 2023, 09:53

Бәкедә коену җанны чистарта

Чишмә поселогында 19нчы гыйнварга каршы төндә православие динендәгеләр Крещение бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Бәкедә коену җанны чистарта
Бәкедә коену җанны чистарта

Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарылды.

Коену урыны Калмаш сусаклагычы пляжы тер-риториясендә генә иде.

Быел уңайлы булды, коенырга теләүчеләр суга бер яктан төште, икенче яктан чыкты. Бу хәвефсезлек максатында эшләнде.

–  Үз гомеремдә икенче тапкыр бәкедә су коенам. Узган елда чумып карадым, куркыныч булмавын аңладым, киресенчә, көч-дәрт өстәлүен тойдым, –  дип тәэссоратлары белән уртаклашты 22 яшьлек Даниель Янборисов.

Протоиерей Владимир суны изгеләндерү йоласыннан соң барлык катнашучыларны бөек бәйрәм белән котлады һәм рухны чистарту һәм ныгыту өчен елгада коенып чыгарга тәкъдим итте.

Коену урыны югары дәрәҗәдә оештырылган. Кирәк була калса, ярдәм күрсәтү өчен коткару хезмәте, ашыгыч ярдәм, полиция хезмәткәрләре бар иде. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре дә теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә әзер тордылар, хатын-кызларга, балаларга кул биреп судан чыгарга ярдәм иттеләр. «Туклану үзәге» кайнар чәй, «Ямь» һәм «Чишмәэнергосервис» җәмгыятьләре җылы палаткалар тәкъдим итте. Бәкегә төшкәндә һәм палаткаларга кергәндә таеп егылмас өчен кызыл келәмнәр җәелде. Буада суга төшү урыны да уйлап, матур итеп эшләнгән иде. Боздан кисеп ясалган, янып торучы тәре серлелек өстәп җибәрде.

Көзге чакырылышта Алкин-2 хәрби частена хезмәткә алынган 20дән артык хәрби дә быел крещениеда коену йоласында катнашырга теләк белдергән. Командование аларга каршы килмәгән, һәм район хакимияте белән сөйләшкәннән соң солдатларны коену урынына алып килгән. 

13 яшьлек Артем Кинҗәголовның раштуа төнендә күптән суда коенасы килгән, тик әлегә кадәр әти-әнисе ризалык бирмәгән.

–  Алты яшьтән бирле коенасы килә инде, менә быел рөхсәт иттек, өч тапкыр чумып чыга алмас, дип уйлаган идек, ә ул булдырды, улым белән горурланам! Хәзер үзем дә өстемне алыштырам да чумып чыгам. Ни өченме? Чөнки җан һәм тән чистаруны таләп итә, – диде аның әнисе Лариса.

19 гыйнвар иртәнге 7гә кадәр 147 кеше коенып чыкты. Шунсы кызыклы – бәкедә коенып чыгу өчен православие динен тотучылар гына түгел, башка дин вәкилләре дә килде.

Бәкедә коену җанны чистарта
Бәкедә коену җанны чистарта
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: