Чишмэ
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 гыйнвар 2023, 12:07

Буллинг – психологик басым, җәберләү

Хәзер буллинг дигән модалы сүз куллануга керде, инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә ул рәнҗетү, эзәрлекләү дигәнне аңлата. Сүзе яңа булса да, бу күптәнге күренеш.

Буллинг – психологик басым, җәберләү
Буллинг – психологик басым, җәберләү

Буллинг – ул физик агрессия генә түгел, ә даими психологик басым, куркыту, җәберләү, кимсетү. Ул теләсә нинди оешмада: коллективта, армиядә булырга ихтимал. Ләкин мәктәптә ешрак очрый. Шулай ук кибербуллинг дигән төшенчә дә бар, анда эзәрлекләү интернет аша бара. Бәхеткә, безнең мәктәптә мин эшләгән елларда андый очраклар булмады, әйе, конфликтлар булгалады, төрле хәлләрне җайга салырга туры килде, – дип сөйләде Чишмә поселогындагы гимназиянең укытучы-психологы Светлана Әсәдуллина. 

1нче мәктәпнең педагог-психологы Айсылу Гарипова, үсмерләр арасында буллинг күренешен кисәтү буенча «Янәшә бул» проектын тормышка ашыру барышында үткәрелгән сораштыру әлеге мәктәпнең 618 укучысы арасында бары тик яртысының гына буллингның нәрсә икәнен белүен һәм аңлавын күрсәтте, дип сөйләде. Укучыларның 69 проценты бер кешенең икенчесен мыскыллау белән очрашуын таныган. Шулай итеп, күпләр (45 процент) өлкәннәр вакытында сизеп калса, мәктәптә бу хәлгә юл куймаска мөмкин, дип билгели.

– Буллингны кисәтү-дә сыйныф җитәкчесе зур роль уйный. Ул – балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне даими күзәтеп торучы, сыйныфтагы мохитнең үзгәрешен шунда ук күрә ала, – диде Айсылу Рәфит кызы.

Ике педагог-психолог та бала өйгә кайткач үзен рәнҗетүләренә зарланса, ата-аналарга сыйныф җитәкчесе белән берлектә бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк, дигән фикердә. Әти-әниләр еш кына буллингны гади конфликт белән бутыйлар. Конфликт күңелле хәл булмаса да, социаль тормышның табигый өлеше.

Ә менә буллинг – даими рәвештәге басымга, рәнҗетүгә дучар булу. Анда корбан гына түгел, ә үзен агрессив тоткан кешедән курыккан, аның алдында үзен көчсез тойган шаһитләр дә иза чигә.

– Балага үзен рәнҗетүгә каршы тору авыр. Ул үз-үзенә булыша алмый, чөнки аны эзәрлекләгән система эчендә. Ә бу система үзгәрсен өчен, кемдер аны якларга тиеш. Сыйныф җитәкчесенә баланың үз-үзен тотышына игътибар итәргә кирәк, аның тәнәфестә бер читтә посып кына басып торуы, беркем белән дә сөйләшмәве, үз эченә бикләнүе, парта артында берүзе утыруы, беркемнең дә аның янына утырырга теләмәве, укучының сәламәтлеге начараю – буллинг билгеләре булып тора, – ди Айсылу Рәфит кызы. – Ата-аналар баланың еш кына акча сорый башлавын билгеләп үтә ала, ул өйгә күңеле төшеп кайта, тәнендә күгәргән урыннар була, мәктәпкә теләмичә генә бара, начар укый башлый.

Светлана Фирдәвес кызы, бала үзенең уңышлары турында гына түгел, проблемалары турында да сөйли алсын өчен, ата-аналарны үз баласы белән дус булырга өнди. Чөнки туктаусыз рәнҗетү баланы үз-үзенә кул салуга китерергә мөмкин. Ул шулай ук соңгы вакытта кибербуллингның да куркыныч эзәрлекләү төре булуын билгеләп үтте.

«Укытучы мәктәптә рәнҗетүне сизсә дә, интернеттагы буллингны туктату кыен», – ди ул.

Фото: tacon.ru

Буллинг – психологик басым, җәберләү
Буллинг – психологик басым, җәберләү
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: