Чишмэ
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 гыйнвар 2023, 12:02

Спорт рухын салкыннар да сындырмый!

8 гыйнварда «Чишмә» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Яңа ел гаилә уеннары-2023» фестивале узды.

Спорт рухын салкыннар да сындырмый!
Спорт рухын салкыннар да сындырмый!

Ярышта тугыз команда катнашты.

Чарада Чишмә районының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов, мәгариф идарәлегенең әйдәүче белгече Тимур Ситдыйков һәм «Бердәм Рәсәй» партиясенең урындагы бүлекчәсе башкарма секретаре Илүсә Габидуллина чыгыш ясады.

– Ярышта барлык этапларны да җиңеп, бердәм команда булып, югары күрсәткечләргә ирешүегезгә ышанам. Уңышлар телим. Алга! – дип катнашучыларга теләген җиткерде Марат Гафур улы.

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе директоры Елена Рычкова да катнашучыларны сәламләп чыгыш ясады, бер-берегез белән аралашып, вакытыгызны файдалы үткәрегез, дип теләкләрен белдерде.

Уен программасы күп этаплы «Күңелле стартлар» рәвешендә үтте. Гаиләләргә киез итек киеп хоккей уйнау, кәшәкә белән туп алып бару, боҗра эчендә йөгерү, соңыннан тюбингта шуу кебек берничә дистанцияне узарга туры килде. Катнашучыларга барлык этапларны узу өчен ихтыяр көче һәм җиңүгә ышаныч кирәк булды. Якыннары һәм танышлары өчен актив җан атучылар: «Молодец!», «Әйдә инде!», «Әз генә калды!» дип көч биреп тордылар.

Бу көнне тыштагы 30 градуслы салкын да спортчыларыбызның рухын сындырмады һәм барлык дистанцияләрдә дә югары нәтиҗәләр күрсәтергә комачауламады. Гаилә командалары көч һәм җитезлек кенә түгел, көндәшләрен хөрмәт итә белүләрен дә күрсәттеләр. Ярышлар күңелле һәм дәртле узды!

Ата-аналар үз балалары өчен үрнәк булып тора. Ә мондый чараларда катнашу гаиләне берләштерә, дуслаштыра һәм ныгыта.

– Безнең гаилә мондый ярышларда беренче тапкыр катнаша. Зур улыбыз Камил дә бу көнне түземсезлек белән көтте. Оештыручылар кызыклы конкурслар үткәрделәр. Күңел дә ачтык, ярыштык та. Мондый гаилә чараларын ешрак үткәрергә кирәк, дип уйлыйбыз. Без киләчәктә дә мондый фестивальләрдә катнашырга әзер. Кызыклы итеп оештырган өчен рәхмәт! – диде кичерешләре белән уртаклашып Гөлшат Ибраһимова.

Спорт фестивале катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды. Барлык призерларга «Бердәм Рәсәй» партиясеннән бүләкләр, шулай ук грамоталар һәм медальләр тапшырылды. Җиңүче команда – Чишмә гимназиясе исеменнән катнашкан Мөслимовлар гаиләсе кубок белән бүләкләнде! 21–22 гыйнварда алар Чишмә районы данын яклап Уфада үтәчәк республика ярышларында катнашачак.

Спорт рухын салкыннар да сындырмый!
Спорт рухын салкыннар да сындырмый!
Автор:Элина Школьная
Читайте нас: