Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2023, 10:51

Солдатларыбыз безнең ярдәмне тойсын!

Ярмилеләрнең солдатларга маскировка өчен челтәрләр һәм халатлар үрү буенча акциясенә башкалар да кушылды. Без алар турында «ВКонтакте» төркемендә декабрь аенда ук язган идек.

Солдатларыбыз безнең ярдәмне тойсын!
Солдатларыбыз безнең ярдәмне тойсын!

13 гыйнварда Чишмә районының авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен чираттагы осталык классы булачак.

Исегезгә төшерәбез, Ярми авылының битараф булмаган халкы Украинада хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләрен декабрь башларында ук үрә башлаганнар.

Ярдәмне оештыручыларның берсе – Ярми мәдәният йорты мөдире Гөлфия Сәрвәрова хәбәр итүенчә, алар бу эштә тәҗрибәләре булган кешеләрдән үрнәк алып эшлиләр.

– Бар эш пенсионер Эльвира Галикәеваның идеясеннән башланды. Ул барысы турында да белеште, шалтыратып сөйләште. Мәскәүдән, Туймазыдан һәм Уфадан коллегалар ярдәм кулы суздылар: үлчәмнәрне бирделәр, кирәкле материалны барып алу өчен адресын әйттеләр. Декабрь башында эшкә керештек. Зур маскировка челтәрләре үрү өчен материал әзерләнде. Материал сатып алганда иганәчеләр ярдәм күрсәттеләр. Эш авыл клубында оештырылды, – дип сөйләде Гөлфия Харас кызы.

Аның сүзләренчә, акчага бәйле мәсьәләне хәл итүне Радик Карачурин үз кулына алган, «Чишмә май экстракцияләү заводы» җәмгыятенең генераль директоры Айдар Якупов та ярдәм күрсәткән. Ринат Галикәев челтәр үрү өчен каркас ясаган.

Безнең сөйләшүгә Эльвира Галикәева да кушылды:

– Әйе, катлаулы эш. Бер челтәргә ким дигәндә өч көн вакыт китә. Әзер булганнарын Бердәм логистика үзәге аша фронтка җибәрдек. Алар сугышчылар өчен бик кирәк, авылдашларның безнең идеяне хуплавы куандыра, – диде ул.

Пенсионерлар Роза Исмәгыйлева, Мөнирә Вәлиева, Рәхилә Галикәева, Зөлфирә Якупова, Рәсимә Шәфиева, Ильвира Атнагулова, Фәнисә Исмәгыйлева, Дания Собханкулова, Зәбирә Галикәева, Винера Атнагулова, Фәнилә Романова, Гөлнара Галикәева бер-берсен алыштырып иртәдән кичкә кадәр станок артында эшлиләр.

– Эш күп вакыт таләп итә, әмма халык бик теләп ярдәмгә килә. Барыбыз да күңел биреп эшлибез, солдатларыбыз безнең ярдәмне тояр, дип ышанабыз. Без аларның сау-сәламәт булып, исән-имин кайтуларын көтәбез, – ди Гөлфия Сәрвәрова.

Тиздән Чишмә районының башка авыл клубларында да маскировка өчен челтәрләр һәм халатлар үрә башлаячаклар.

 

Солдатларыбыз безнең ярдәмне тойсын!
Солдатларыбыз безнең ярдәмне тойсын!
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: