Чишмэ
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 гыйнвар 2023, 11:33

Беренче чираттагы мәсьәләләр хәл ителә

Җыелышта «Суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлау (бер өлешен алыштыру)» проекты белән катнашырга карар ителде

Беренче чираттагы мәсьәләләр хәл ителә
Беренче чираттагы мәсьәләләр хәл ителә

Дмитриевка биләмәсенең Бишкәҗә авылы халкы 2022 елның 30 ноябрендә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы-2023 барышында проект сайлау буенча йомгаклау җыелышында катнашты.

Авыл Советы башлыгы Фидаил Әсәдуллин республикада 2016 елдан бирле халык тәкъдимнәренә нигезләнеп иҗтимагый инфраструктураны үстерү проектларын тормышка ашыру турында сөйләде. Ул ассызыклаганча, 2023 елда муниципаль берәмлекнең, төгәлрәге, Бишкәҗә авылының әлеге программада катнашу мөмкинлеге бар. Авыл халкы әйтүенчә, яраксыз хәлгә килгән су челтәрләрен ремонтлау беренче чираттагы проблема булып тора. Җыелышта «Суүткәргеч челтәрләрне капиталь ремонтлау (бер өлешен алыштыру)» проекты белән катнашырга карар ителде.

Проектны халык һәм иганәчеләр тарафыннан финанслау мәсьәләсе турында да фикер алыштылар. Бу эшне тормышка ашыру өчен 1894,88 мең сум акча кирәк булачак. Халыктан кимендә 145 мең сум акча җыясы була.

Беренче чираттагы мәсьәләләр хәл ителә
Беренче чираттагы мәсьәләләр хәл ителә
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас: