Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2022, 13:35

Сабыйларга шатлык бүләк иттеләр

Районда авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен хәйрия чаралары оештырылды.

Сабыйларга шатлык бүләк иттеләр
Сабыйларга шатлык бүләк иттеләр

Район гәзите редакциясе белән халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча «Радуга» үзәге белән берлектә икенче ел инде «Карамельле Яңа ел» проекты тормышка ашырыла. Бәйрәмнәргә аз тәэмин ителгән күп балалы гаи-ләләрдән малайлар һәм кызлар, инвалид балалар, шулай ук хәрби операциядә катнашучыларның балалары чакырылды.

– Редакциядән шалтыратып, проект турында сөйләгәч, уйлап та тормыйча катнашырга ризалык бирдем. Мин дә, күпләр кебек яхшылык тантана итүгә ышанам, ярдәм итү – ул һәркемнең намус эше. Яңа ел – могҗизалар чоры, балаларга шатлык бүләк итәргә мөмкин икән, нигә ярдәм кулы сузмаска?! – диде бер меценат.

Чарага килгән башка иганәче дә аның сүзләре белән килеште:

– Бала чакта Яңа ел бәйрәмен, Кыш бабайны һәм, әлбәттә, бүләкләр көтүебез истә калган. Балаларның теләкләрен үтәп шатлык хисе бүләк итә алуыбыз өчен шатмын, – диде ул.

Бәйрәм алдыннан балаларга дип редакциягә бүләк китерүчеләр күп булды.

Кайберәүләр исемнәрен язмавыбызны сорадылар. Чөнки алар игелек кылу турында кычкырып сөйләп йөрү килешеп бетми, дип саный. Яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Балаларның бәхетле булуы һәм могҗизага ышануы мөһим.

Үткән елда ковид таралу сәбәпле, балалар өчен нибары бер Яңа ел бәйрәме уздырылды, шулай да йөздән артык баланы шатландыра алдык (бүләкләрнең күбесе санитар нормаларны үтәп, өйләренә илтеп бирелде). Шул ук елны проектның географиясе киңәйде, районның дүрт торак пунк-тында – Салих, Ярми, Дурас авылларында, шулай ук поселокта чаралар үткәрелде.

Авыл Советлары биләмәләре һәм Мәдәният йортлары хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтте. Алар бик зур эш башкардылар: исемлек төзеделәр, ата-аналарга шалтыраттылар, башка авыллардан балаларны алып килүне оештырдылар. Шунысы игътибарга лаек, аниматорлар, яңа ел бәйрәмнәрендә һәм корпоративларда эшләре күп булуга карамас-тан, вакыт табып безнең хәйрия акцияләрендә дә бик теләп катнаштылар.

Салих авылында тылсымлы бәйрәм социаль-белем бирү үзәгендә үткәрелде. Анда төрле яшьтәге балалар килде. Иң кечкенә катнашучы Тимурга нибары бер яшь булса, иң зурысы Евгениягә 16 яшь иде. Ике яшьлек Сафия килеп керүгә үк бии башлады һәм бер минутка да әкият персонажлары яныннан китмәде – биеде, чәбәкәй итте һәм Кыш бабайның итәгенә утырып фотога төште. Аның әнисе Фирүзә тормыш мәшәкатьләреннән бераз арынып, «Карамельле Яңа ел»ның тылсымлы дөньясында ял иткәндер, дип ышанасы килә.

Яңа ел бәйрәмендә Алкин шифаханәсе авылыннан килгән бертуганнар Дарина, Злата һәм Алена бик актив булдылар. Аларның әниләре Ирина Евгеньевна да кызлары белән бергә чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрде.

– Барлык өлкәннәр дә канәгать калдылар, балалар турында әйтеп торасы да юк, бергә күңел ачтык, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.

Дурас һәм Ярми авылларында да шундый ук чаралар узды.

 

Сабыйларга шатлык бүләк иттеләр
Сабыйларга шатлык бүләк иттеләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: