Чишмэ
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 декабрь 2022, 13:33

Хуш киләсең, Яңа ел!

24 декабрьдә Чишмәдә инде традициягә әйләнгән Кыш бабайлар парады узды.

Хуш киләсең, Яңа ел!
Хуш киләсең, Яңа ел!

Анда Кыш бабай, Кар кызы һәм төрле әкият персонажлары костюмнарында район мәктәпләре, мәдәният йортлары һәм башка оешмалар вәкилләре катнашты.

Парад Чишмә Мәдәният сарае яныннан бик тиз кузгалып китте, хәтта аны карарга теләүчеләрнең күбесе килеп өлгермәде. Тө-гәлрәге, игълан ителгән вакытта, сәгать 12дә, район Мәдәният сарае янында Кыш бабайлар юк иде инде. Әллә алдан барган Кыш бабай чанасына җигелгән чабышкы ат артык җитез булган, әллә бабайлар үзләре түземсезлек күрсәткән, фаразларга гына кала.

Шуңа да карамастан, парад онытылмаслык тәэссоратлар калдырды. Анда катнашучы әкият персонажлары узып баручыларны сәламләделәр, якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм җырлар җырладылар. Чишмә поселогының Үзәк мәйданы маршрутның соңгы ноктасы булды, анда аларны бөтен районнан кунаклар көтә иде.

Беренче булып сәламләү сүзе белән Чишмә районы хакимияте башлыгы урынбасары Эрнес Кәримов чыгыш ясады. Ул, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп, узып баручы елның әһәмиятен билгеләп үтте һәм һәркемгә киләсе 2023 елда иминлек теләде.

Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, парадта катнашу өчен 90нан артык гариза кабул ителгән, 87 катнашучы булган. Алар арасыннан Келәш авылыннан 80 бусагасын атлап кергән парны билгеләп үтәргә кирәк. Ә иң яшь Кыш бабайга нибары биш кенә тулган иде.

Ләкин без әкият персонажлары төркемендә тагын да яшьрәк катнашучыны таптык! Кыш бабайлар парадында катнашучы Артем Йосыповка ике яшь тә сигез ай гына. Бу көнне ул  картәтисе Константин Александров белән иде. Әйткәндәй, картәтисе дә Кыш бабай костюмыннан. Алар бәйрәмгә Узытамак авылыннан бөтен гаиләләре белән килгәннәр. Беренчегә катнашсалар да, бәйрәм мөхите аларга бик ошаган. Алар да, башка катнашучылар кебек, иң мөһиме – яңа ел кәефе, дип билгеләп үттеләр.

Быел чара программасында әкият персонажлары катнашлыгындагы флешмоб  та булды, чыршы тирәли әйлән-бәйлән йөрү дә оештырылды. Соңыннан Кыш бабайлар шигырь сөйләгән  нәниләргә конфетлар тараттылар һәм кунаклар белән фотога төштеләр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Кыш бабайларның барысы да Кар кызлары белән килмәгән. Әмин авылы клубы мөдире Рәзил Яхин кебек бәйрәмгә сөйкемле Убырлы карчыклар белән килүчеләр дә бар иде.

Бу көнне үткән парадта Шөнгәккүл, Дурас һәм Алкин-2 мәктәпләре директорлары транспорт чараларын яңарту федераль программасы буенча яңа мәктәп автобусы ачкычлары алдылар. Яңа ел алдыннан бу зур бүләк булды.

 

Хуш киләсең, Яңа ел!
Хуш киләсең, Яңа ел!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: