Райсовет һәм БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутатлары авыр тормыш хәлендә калган, мобилизацияләнгән гражданнар гаиләсендә тәрбияләнүче балаларның теләкләрен тормышка ашырды.
Яңа ел алдыннан күңел түрендәге теләкләр тормышка аша. 6 яшьлек Арсений Авдеев та моңа инанган, чөнки Кыш бабай аңа ул хыялланган микроскопны бүләк иткән.
– Микробларны тере килеш күрергә теләдем, менә хәзер тирә-юньдә ни бар барысын да өйрәнәчәкмен, – дип хисләре белән уртаклашты Арсений.
Ә аның сеңлесе Вика Кыш бабайдан наушниклар сораган. Алар бүләкләрне бергә кулланырга вәгъдә бирделәр.
«Теләкләр чыршысы»чынлап та Яңа елның күркәм традициясенә әверелде.