Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 декабрь 2022, 11:33

Алар уңайлылык булдыру өчен җавап бирә

Елның җылылык һәм яктылык мөһимлеге аеруча тоелган иң кыска көннәренең берсендә, 22 декабрьдә, Энергетика көне билгеләп үтелә.

Алар уңайлылык булдыру өчен җавап бирә
Алар уңайлылык булдыру өчен җавап бирә

Бу энергетика системаларын булдыруда һәм хезмәтләндерүдә катнашы булганнарның, «җылылык» һәм «яктылык» төшенчәләре гади сүзләр генә түгел, ә җаваплылык зонасы булган кешеләрнең һөнәри бәйрәме. «Чишмәэнергосервис» му-ниципаль унитар предприятиесе хезмәткәрләре үзләренең армый-талмый хезмәт куюы белән Чишмә поселогы йортларында, мәктәпләрендә, дәваханәләрендә, офисларында уңайлыклар тудыра.  Предприятие 381 объектны җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итә. МУП составында ике җитештерү-эксплуатация участогы – җылылык һәм электр челтәрләре бар.

– Җылылык челтәрләре участогы Чишмә поселогында, Горный, Чишмә һәм Шөнгәккүл авылларында 13 котельныйны, 38 чакрымга сузылган челтәрләрне хезмәтләндерә. Ягып җылыту мизгелендә без мәгариф һәм мәдәният бүлекләре белән райондагы барлык мәктәпләрнең, балалар бакчаларының һәм мәдәният учреждениеләренең котельныйларын хезмәтләндерүгә килешүләр төзибез. Гомумән алганда, бу кырык объект. Бүгенге көндә предприятиедә 166 кеше эшли, – дип сөйләде «Чишмәэнергосервис» предприятиесе начальнигы Альберт Газиев.

Ул шулай ук предприятиедә кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы хезмәтләр белән тәэмин итү өчен, җылылык һәм электр белән тәэмин итү өлкәсендә капиталь ремонт һәм инвестиция программалары раслануын хәбәр итте. Быел 1,5 км җылылык челтәре алыштырылган, бу барлык озынлыкның 3,9 процентын тәшкил итә. Җылылык белән тәэмин итү буенча башкарылган эшләрнең гомуми суммасы 27 миллион сумнан артык.

Электр челтәрләре участогы Чишмә поселогын электр белән тәэмин итә, 55 трансформатор станциясен хезмәтләндерә, линияләрнең озынлыгы 172 чакрым.

Бу участокта линияләрне, подстанцияләрне алыштыруга, дежур бригадага чыгу өчен «УАЗ» автомобиле сатып алуга 6 миллион сумнан артык акча тотылган. Шулай ук электр энергиясен коммерцияле исәпкә алуның автоматлаштырылган системасына күчү буенча планлы эш алып барыла. 2022 елда  84 абонент АСКУЭга (электр энергиясен автоматлаштырылган контрольдә тоту һәм исәпкә алу системасына) тоташтырылган, бар мәгълүмат турыдан-туры компьютерга тапшырыла.

2020 елдан бирле предприятие районның барлык торак пунктларында һәм поселок урамнарында яктырту системаларын яхшырту буенча эш алып бара. Яктылык диодлы лампалар гына урнаштырылмый, ә бөтен урамнарда баганаларга утлар куела. Предприятие икенче ел инде яктылык диодлы тасмалар белән бизәлгән яңа ел фигуралары әзерли һәм урнаштыра. Алар бәйрәм кәефе тудыра һәм чишмәлеләргә бик ошый.

– Үз исемемнән һәм предприятие идарәлеге исеменнән барлык энергетикларны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, сәламәтлек һәм бәхет телим, – диде Альберт Газиев.

Алар уңайлылык булдыру өчен җавап бирә
Алар уңайлылык булдыру өчен җавап бирә
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас в