Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 декабрь 2022, 12:04

Чишмә районы «А»дан «Я»га кадәр

2023 елда «Чишмә – саф чишмәләр төбәге» энциклопедиясенең икенче китабы дөнья күрәчәк, анда район тарихы, күренекле чишмәлеләр, предприятиеләр, оешмалар, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре турында мәгълүмат тәкъдим ителәчәк. Әлеге вакытта китап бастыруга әзерләнә.

Чишмә районы «А»дан «Я»га кадәр
Чишмә районы «А»дан «Я»га кадәр

– Яңа басма тагын да тулырак, төгәлрәк һәм иллюстрацияләр белән булачак. Беренче энциклопедиядә 320 бит булса, монысында ул биш йөздән артык, – дип хәбәр итте автор-төзүче, басманың җаваплы мөхәррире, тарих фәннәре кандидаты, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлшат Хөсәенова.

Энциклопедия – әдәбиятта үзенчәлекле иҗади жанр, үз законнары һәм кагыйдәләре булган белешмәлек төре. Һәм иң мөһиме – фактларга һәм даталарга нигезләнгән документаль материалны дөрес итеп күрсәтү. Ә тагын да ул бик зур күләмле эш. Гөлшат Тәлхать кызы энциклопедияләр, юл күрсәткечләр төзү белән күп еллар шөгыльләнә, үз эшчәнлеге турында сөйләгәндә күзләре балкып китүенә карап, олы яшьтә булса да бу эш аңа бик ошый, дип әйтергә була.

– Бик кызыклы шөгыль, мәгълүмат эзли башлагач гаҗәеп тарихи ачышларга тап буласың, бу турыда кем беләндер уртаклашасың килә. Кайчагында «чылбыр» сузылып китә дә, онытылган геройларны табасың, – ди елмаеп, үз яшенә караганда күпкә яшьрәк күренгән әңгәмәдәшчем.

Аның хәтеренә таң калырлык, ул мәктәптә һәм институтта белем биргән укытучыларының, институттагы курсташларының, хезмәттәшләренең, үзе китапта язган геройларның исем-фамилияләрен, вакыйгаларның даталарын бик яхшы хәтерли.

Гөлшат Хөсәенова Уфада яшәсә дә, нәсел тамырлары Чишмә районына килеп тоташа, әтисе Тәлхать Әсәдуллин тумышы белән Сафардан, Кушкуакта гомер кичергән. Ике баласы – улы белән кызы да шул авылда туган. Гөлшат 1940 елгы, әтисе 1941 елда фронтка киткән. «Гомер юлы»ннан ул камалышта калган Ленинградка полуторка машинасында азык-төлек һәм кирәк-яраклар ташыган, 1946 елда гына туган якка кайткан.

Гөлшатны тарих белән мәктәптә укыган елларда тарих фәненнән укыткан Геральд Матюшин кызыксындыра (соңрак ул танылган совет археологы, тарих фәннәре докторы була). Ул тарихи вакыйгаларны шулкадәр мавыктыргыч итеп, тасвирлап сөйли ки, кыз икеләнеп тә тормыйча Башкорт дәүләт институтының гомуми тарих бүлегенә укырга керә. Ә институтны тәмамлаганнан соң чакыру буенча шунда эшкә кала һәм ике курста лекцияләр укый. 1968 елда кияүгә чыга, 1969 елның гыйнварында улы Таһир һәм 1970 елның мартында кызы Фәридә тугач, Гөлшат Тәлхать кызы элекке ритмда һәм элекке график буенча эшли алмаячагын аңлый һәм Рәсәй Фәннәр академиясе карамагындагы Тарих, тел һәм әдәбият институтына күчә.

– Коллектив белән эшләнгән хезмәтне бастыруга әзерләү буенча тәүге тәҗрибәм 1976 елда Ревмир Ганиев җитәкчелегендә чыгарылган «Уфа тарихы» булды. Мәкаләләр язганда әлегә кадәр бу китаптан мисаллар китерелә, – ди ул.

Гөлшат Тәлхать кызы – Башкорт энциклопедиясен яза башлаучыларның берсе. Аның тәкъдиме белән республикабызның авыл районнары энциклопедияләрен нәшер итү башлана. Аның катнашлыгында Мәчетле районының тәүге кыскача авыл энциклопедиясе төзелә.

 

Саф чишмәләр төбәге турында

– Еллар узгач укыту эшенә кайтырга булдым, 2000 елда Башкорт педагогия институтында эшли башладым. Институт ректоры урынбасары Раил Әсәдуллин миңа Чишмә районы энциклопедиясен төзергә тәкъдим итте. Бөртекләп мәгълүмат җыю бик зур хезмәт булганга күрә, озак вакыт икеләнеп йөрдем, – дип сүзен дәвам итте Гөлшат Тәлхать кызы.

Раил Мирвәй улы аны барыбер бу эшкә алынырга күндерә, һәм үзе дә һәръяклап ярдәм кулы суза. Шулай итеп 2004 елда «Чишмә – саф чишмәләр төбәге» дип аталган энциклопедия дөнья күрә.

– Икенче китап өстендә эшли башлагач, тагын да ныграк мавыгып киттем, Чишмә районы – бик күп тарихи вакыйгалар, дөнья дәрәҗәсендәге һәйкәлләр булган, күренекле шәхесләр, геройлар, хезмәт ияләре туган уникаль төбәк. Аларның кайберләре турында тәүге китапта тулысынча язылмаган, – дип санап китте

Гөлшат Тәлхать кызы. – Бу юлы мөһим мәгълүматларны эзләүдә Илүзә Гыйбадуллина җитәкчелегендә район китапханәсе хезмәткәрләре, муниципаль район Советы секретаре Надежда Емец, шулай ук Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев актив ярдәм күрсәттеләр. Әлеге эшне район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров тиешенчә оештыргандыр, дип уйлыйм, – ди ул.

 

Тарих китап битләрендә җанлана

Ачыклануынча, 1945 елгы Җиңү парадында катнашучы Янфур Бикташев турында мәгълүмат эзләгәндә, ул икенче бер онытылган герой, шулай ук 1945 елгы Җиңү парадында катнашкан генерал-майор, тумышы белән Түбән Тирмә авылыннан булган Сәгыйть Улямаев турында да мәгълүматлар таба. Социалистик Хезмәт Герое Гайнетдин Габдрахманов та онытылган булып чыга.

Энциклопедиядә урын алу җиңел түгел, моның өчен билгеле бер таләпләр бар. Исемлек район хакимияте тарафыннан төзелә һәм раслана.

Кайвакыт энциклопедиядә язылачак шәхес очраклы рәвештә ачыклана.

Әйтик, Гөлшат Тәлхать кызы интернетта очраклы рәвештә генә Ярми авылы күренешләре төшерелгән матур фоторәсемнәрне күреп кала һәм аның авторы белән кызыксына. Эзли башлагач авторның чыгышы белән шул авылдан булган медицина фәннәре докторы Сәгыйть Мөслимов булуы ачыклана. Ул китап өчен бик матур фотокадрлар ясый.

Гөлшат Тәлхать кызы республиканың беренче энциклопедиясен әзерләүдә һәм бастыруда зур казанышлары өчен «Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме, 2020 елда Уфа шәһәренә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән исем бирү өчен документлар әзерләүгә керткән өлеше өчен «Уфа шәһәре алдындагы казанышлары өчен» мактау билгесе һәм Һиндстан Илчелегенең Хөрмәт грамотасы белән бүләкләнгән.

Улы Таһир белән кызы Фәридә башка тармакта эшләсәләр дә, әниләренең тарих өлкәсендәге фидакарь хезмәтен югары бәялиләр. Гөлшат Тәлхать кызы горурланып оныклары Алия белән Алинаның бүлмә түрендә урын алган эшләрен күрсәтә.

Фатирда – эш атмосферасы, бүлмә түрендә зур өстәл, зәвык белән ясалган урындык, эшләп торган ноутбук... Бөтен җирдә китаплар, белешмәлекләр, аңлатмалар. Һәм шулар арасында – үз эшчәнлеге турында илһамланып сөйләүче Гөлшат Тәлхать кызы. Ул үз эше турыда бик мавыктыргыч итеп, озаклап сөйләргә әзер һәм, иң мөһиме, аны кызыксынып, авыз ачып тыңлыйсың. Мондый кешеләр ярдәмендә тарих китап битләрендә урын ала, тик кызганыч, аның кебек үз эшен чын-чынлап яраткан, мөкиббән киткән һөнәр ияләре бик аз...

Чишмә районы «А»дан «Я»га кадәр
Чишмә районы «А»дан «Я»га кадәр
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас в