Чишмэ
+20 °С
Ясно
Җәмгыять
19 Декабря 2022, 07:03

Шугалакта боз өстеннән очкан кебек!

Кышкы суык борынны һәм бит очларын чеметеп ала, кием астына үтеп керә, бер урында гына басып торып булмый, бәлки, шуңа күрә дә чана белән тау шуу, хәзерге заманда тюбингта шуу, чаңгыда йөрү кебек актив кышкы уеннар уйлап табылгандыр, ә шугалак булса, тимераякта йөрергә дә мөмкин.

Шугалакта боз өстеннән очкан кебек!Шугалакта боз өстеннән очкан кебек!
Шугалакта боз өстеннән очкан кебек!

– Поселокта биш шугалак – район Мәдәният сарае янында, Шикәр заводы, Юбилей, Приуралье бистәләрендә һәм 1нче мәктәп каршында эшләячәк. Хоккей мәйданчыгы белән шугалаклар шулай ук Алкин-2, Шөнгәккүл, Караякуп һәм Горный авылларында да бар, – дип хәбәр итте Чишмә районының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Марат Вәлимхаматов.

Ул билгеләп үтүенчә, боз сыйфаты турыдан-туры һава торышына бәйле, көннәр җылырак торса боз йомшарып китә, көпшәкләнә, ә салкын булганда тиз чатный. Боз өчен иң әйбәт температура 15–18 градус салкын. Хоккей уйнаган шугалакларда боз калынлыгы 10 сантиметрга кадәр җитә.

Шикәр заводы бистәсендәге шугалакта бер атна чамасы инде кичләрен хоккей уйнаган балаларның шат тавышлары ишетелеп тора. Биредә хоккей матчлары еш уза, шуңа күрә өс киемнәрен алыштыру өчен җылы бүлмәләр дә бар. Приуралье бистәсендәге шугалакта күрше районнар командалары белән иптәшләрчә матчлар да уза, биредә дә киенү өчен җылы бүлмәләр бар.

– Быел тимераякта шууны район Мәдәният сарае янындагы шугалактан башладык, боз әйбәт, шома, миңа ошады. Кыш көннәрендә бозга мөмкин кадәр ешрак чыгарга тырышам, тик һәрвакыт булмый. Ял көннәрендә гаиләбез – әти, әни һәм абый белән йөрибез. Шундый рәхәт, боз өстеннән очкан кебек! – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Чишмә авылыннан тугызынчы сыйныф укучысы Марат Камалетдинов.

Ә менә Юбилей бистәсендәге шугалак ташландык хәлдә, аны корыган үлән һәм кар баскан.

Беренче мәктәп каршындагы шугалак тимераякта йөрергә һәм шайба куарга теләүчеләр өчен әзер булса да, биредә халык әз күренә.

Илкәш янында исә елга өстендә шугалак бар, илкәшлеләр аны карны чистартып эшләгәннәр.

Горный авылы халкы да шимбә өмәсенә чыккан – бергәләп кар көрәгәннәр, шугалакта боз катырганнар. Алкин-2дә дә шушы көннәрдә шугалак  ачылган, биредә тимераякларны прокатка алу һәм үткерләп бирү дә оештырылган. Сүз уңаеннан, тимераякларны «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында да алып торырга мөмкин. Шөнгәккүлдә дә шугалак ачылган, аны биредә яшәүче Алексей Спицкий карап тора, карын тазарта, кирәк булса боз катыра.

Бозда шуу чоры башланды. Димәк, шугалаклар салкыннардан курыкмаучыларны көтә.

Шугалакта боз өстеннән очкан кебек!
Шугалакта боз өстеннән очкан кебек!
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас