Чишмэ
-1 °С
Облачно
Җәмгыять
12 Декабря 2022, 10:00

Кыюлык, ихтыяр көче, түземлек һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәме

Районда үткән «Безнең белән ярыш» спорт фестивалендә 40 инвалид катнашты.

Кыюлык, ихтыяр көче, түземлек һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәмеКыюлык, ихтыяр көче, түземлек һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәме
Кыюлык, ихтыяр көче, түземлек һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәме

Күбрәк тә булыр иде, әмма көннәрнең салкын торуы сәбәпле, шимбә иртәсендә машиналары кабынмагач кайберәүләр килә алмады.

Балаларның һәм өлкәннәрнең бик тырышып, тешен кысып, бөтен көчен туплап, авыртулар аша ГТО (Хезмәткә һәм оборонага әзерлек) нормативларын тапшырганнарын күрсәгез икән. Судьяларның һәм тренерларның «син булдырасың», «бирешмә», «афәрин!», «молодец!» дигән мактау сүзләре ишетелеп торды. Чөнки бу инвалидлыгы булган кешеләр өчен тагын бер үсеш баскычы.

Менә кечкенә Камилла күнегүләр ясый – санарга гына өлгер – бер, ике, ... унҗиде!

– Камиллага нибары җиде яшь, – дип таныштырды аның белән балалар приюты мөдире Елена

Емец. – Спорт белән сентябрьдә генә шөгыльләнә башлады. Яхшы нәтиҗәләргә ирешүен үзегез дә күрдегез. Бик тә канәгатьбез, нәтиҗәләрнең яхшы буласын белдек, чөнки безнең балаларны күп еллар Зәйнәп Гадәви кызы тренировкаларга йөртә. 

Адаптив физкультура буенча тренер Зәйнәп Бәдретдинова, үз чиратында, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең адаптив физкультура бүлегенә инвалид һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган 45 бала йөри, дип билгеләп үтте.

– Алар өчен мин психолог та, медицина хезмәткәре дә, педагог һәм тәрбияче дә. Үз эшемне яратам һәм һәр бала өчен көрәшәм. Бу балалар гомер юлында һәрвакыт спорт белән шөгыльләнергә тиеш дип уйлыйм. Чөнки спорт акыл һәм мускуллар көчен арттыра, яңа мөмкинлекләр ача.

Республика дәрәҗәсендәге ярышларда даими катнашучы һәм күп тапкырлар җиңү яулаучы Марсель Мөдәрисов та бу чарадан читтә кала алмады. Әйткәндәй, ул гер спорты буенча республикада беренче урында (16 килограммлы герне 66 тапкыр күтәргән!), ә өстәл теннисы буенча Башкортстанда иң яхшы ун уенчы исәбендә. Ә ГТО нормативларын икенче тапкыр тапшыра һәм нәтиҗәләреннән канәгать.

 

Җиңүгә ышаныч белән

Отставкадагы офицер, волонтер һәм туризм буенча инструктор Мансур Дәүләтшинның гитарасы һәрвакыт үзе белән. Бу юлы да ул үзенең «Дуслар» җырын башкарды, тамашачылар аның чыгышын җылы кабул итте.

– Инвалидлар җәмгыятенә керүемә ике ел булды. Ихтыяр көче нык, җиңүгә ышанычлары һәм тормыш сөючән булулары өчен алар алдында баш иям. Аларның бөгелмәгән бармаклары белән төеннәр бәйләвен, туризм буенча республика ярышларында сынаулар аша ничек үтүләрен күрсәгез икән! Анда икенче ел катнашабыз инде. Тетрәнмичә һәм сокланмыйча карау мөмкин түгел! Дусларым белән горурланам, – диде Мансур Нургали улы.  

Кыюлык, ихтыяр көче, түземлек һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәме, бернигә карамастан, «Чишмә» спорт-савыктыру комплексында тагын бер тапкыр үзен сынап карарга, нәрсәгә сәләтле булуын исбатларга, шул ук вакытта фикердәшләре белән аралашырга килүчеләрне берләштерде.

Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыятенең урындагы бүлекчәсе рәисе Эльза Янабаева барысын да актив булырга, җәмгыятьнең спорт залында үткәрелгән күнекмәләргә даими рәвештә йөрергә чакырды. Шушы көннәрдә иганәчеләр ярдәмендә залда косметик ремонт ясалды – идәннәрне алыштырдык, бик матур килеп чыкты, дип хәбәрләре белән уртаклашты Э. Янабаева.

Спорт фестивале барышында өстәл теннисы, дартс һәм шашка буенча ярышлар, шулай ук ГТО комплексы нормативларын тапшыру оештырылды. Тест тапшыру үзәге мөдире Сергей Балуев сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен ГТО нормативларына урыннан озынлыкка сикерү, яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, утырган килеш алга таба иелү һәм гәүдәне күтәрү кебек күнегүләр кертелде, дип хәбәр итте. Ярыш йомгаклары буенча җиңүчеләргә кубоклар һәм грамоталар тапшырылды.

 

Прокурор ярдәмчесенә кабул итүгә

«Безнең белән ярыш» спорт фестивале барышында прокуратураның мобиль кабул итү бүлмәсе дә оештырылды. Прокурор ярдәмчесе Рузанна Каспранова билгеләп үтүенчә, гражданнарның Рәсәй Федерациясе Конституциясенең 33нче маддәсендә язылган һәм Рәсәй Генераль прокуратурасының 2013 елның 30 гыйнварындагы 45нче боерыгы белән расланган хокукларын гамәлгә ашыру максатында, Рәсәй Федерациясе прокуратурасы органнарында гражданнарны кабул итү һәм аларның мөрәҗәгатьләрен тикшерү тәртибе турындагы инструкциянең 7.5 пунктына ярашлы,  инвалидлар кабул итүгә тәү чиратта керү хокукыннан файдалана.

Гражданнарның әлеге категориясе шулай ук үзләре яшәгән урыннардагы социаль юнәлештәге учреждениеләрдә кабул ителә.

 

Кая эшкә барырга?

Фестиваль барышында эшкә урнашу темасына бик күп сораулар бирелде. Пенсионер Әлфирә Кахтиранова әлеге вакытта эш эзли, шул уңайдан ул Чишмә районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге бүлеге начальнигы Гөлнара Уразмәтова белән киңәшләште. Кирәкле документларны алып килгәч тагын бер тапкыр офиста очрашу турында сөйләштеләр.

2022 елда Чишмә районы буенча мәшгульлек үзәгенә 32 инвалид мөрәҗәгать иткән. Бүлек начальнигы Гөлнара Уразмәтова дүртесенә эш урыны табылуы турында хәбәр итте. Мәсәлән, инвалидлыгы булган гражданинны бер оешмага даими нигездә каравылчы итеп эшкә урнаштыра алганнар. Аның бик тә эшлисе килгән, әмма реабилитация картасына ярашлы, аңа салкында йөрергә һәм авыр күтәрергә ярамый. Чишмә районы буенча Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аны эшкә алучы оешмага видеокүзәтү системасы һәм шлагбаум сатып алган. Әлеге вакытта инвалид сак пультында эшли. Эш бирүче дә, хезмәткәр дә канәгать калган. Гөлнара Риф кызыннан ярдәм сорап мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүче инвалидларның ни өчен аз булуы белән кызыксындым.

– Чынлап та, инвалидлар эшкә урнашу мәсьәләләре буенча безгә мөрәҗәгать итсәләр дә, рәсми рәвештә эшләргә теләмиләр. Ачыклануынча, алар инвалидлыкны алырлар, дип куркалар. Бу алай түгел. Эшкә урнашкан очракта да инвалидлык алынмый. Әмма эшкә урнашу өчен реабилитация программасында аңа эшләргә мөмкинлек бирүче инвалидлык төркеме язылырга, нинди эшкә урнашу тыелуы, кайсы эшләрне башкарырга мөмкин булуы төгәл күрсәтелергә тиеш.

Инвалидлар Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша үзмәшгуль буларак та теркәлә алалар. Гөлнара Уразмәтова, бер үсмернең әти-әнисе бизнес-план тәкъдим итеп үзәктән 153 мең сум субсидия алды, дип сөйләде. Хәзер ул егет умарталар ясый икән. Инвалидларның шулай ук эштә стажировка үтү мөмкинлеге дә бар, бу вакытта алар өч ай дәвамында хезмәт хакы ала. Бу ике якны да канәгатьләндерсә, арытаба алар шунда даими эшкә урнашып кала алалар.

Кыюлык, ихтыяр көче, түземлек һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәме
Кыюлык, ихтыяр көче, түземлек һәм киләчәккә ышаныч белән карау бәйрәме
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас