Чишмэ
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
2 Декабря 2022, 06:31

Төп бурыч: Зыян китермәскә!

Ел саен 3 декабрьдә юристларның һөнәри бәйрәме билгеләп үтелә. Бу адвокатларның, нотариусларның, судьяларның, прокурорларның, суд приставларының һәм полицейскийларның уртак бәйрәме.

Төп бурыч: Зыян китермәскә!Төп бурыч: Зыян китермәскә!
Төп бурыч: Зыян китермәскә!

Әлеге көн алдыннан без Башкортстан Республикасы Адвокатлар коллегиясенең Чишмә филиалы җитәкчесе Марина Мөнәсипова белән әңгәмәләштек.

– Халык, барыннан да ешрак, мөһим мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, милекне мирас итеп алу, алимент юллау, балигъ булмаган балаларның һәм пенсионерларның хокукларын яклау буенча, шулай ук башка төрле эшләр белән дә шөгыльләнәбез, – дип сөйләде ул.

Әлеге вакытта аның җитәкчелегендә алты адвокат эшли. Аның сүзләренә караганда, хезмәткәрләрнең эше күп булуга карамастан, коллективта дустанә мөнәсәбәт, алар бер-берсенә ярдәм кулы сузарга әзер.

Юрист – абруйлы һәм ихтыяҗ белән файдаланылган һөнәрләрнең берсе. Чөнки тормышта хокукый ярдәм таләп ителмәгән бер генә өлкә дә юк.

– Кайвакыт катлаулы гына түгел, ә кызыклы мәсьәләләрне дә хәл итәргә туры килә. Төрле кешеләр белән эшлибез, без тикшергән һәр очрак үзенчәлекле. Безгә юридик эш буенча гына түгел, ә гади ярдәм сорап та киләләр, шуңа күрә мөрәҗәгать итүчеләрнең проблемаларын үз башыбыздан кичерәбез. Кешеләрнең берничә ел үткәннән соң да очрашканда рәхмәт әйтүләре күңелгә ятышлы.

Адвокатның төп бурычы табибныкы кебек: «Зыян китермәскә!» – ди Марина Евгеньевна. Адвокат кешене тыңлый белергә, аның җан газабын үзенеке кебек кабул итәргә һәм мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш, дип саный ул.

– Безнең эш көннәре бер-берсенә охшаш түгел. Гадәти көн тәртибе – ул көн саен яңа һәм төрле булган эш. Безне адвокат өчен иң мөһиме – барлык законнарны яттан белү генә түгел, ә аларны табу, өйрәнү һәм дөрес куллана белү, дип өйрәттеләр. Һәр адвокат, тәҗрибәсе күпме булуга карамастан, эшне тикшерә башлагач килешү төзи һәм аны һәр яклап өйрәнә, – дип билгеләп үтте Марина Евгеньевна.

Адвокатлар коллегиясенең Чишмә филиалы бушлай консультацияләр дә бирә. Мәсәлән, күптән түгел Чишмә районы хакимиятендә, Бөтенрәсәй балаларга һәм аларның законлы вәкилләренә хокукый ярдәм күрсәтү көне барышында консультацияләр бирелде. 11 кеше, шул исәптән балигъ булмаган балалар, төрле мәсьәләләр буенча ярдәм сорап мөрә-җәгать иттеләр. Барысына да консультация бирелде, эш барышы контрольгә алынды.

– Безнең филиал адвокатлары кешенең чыннан да тормыш хәле авыр булуын һәм аңа ярдәм кирәклеген күрсәләр, бушлай консультация бирүдән дә баш тартмыйлар. Халык ишекләребезнең алар өчен һәрвакыт ачык булуын белергә тиеш! – диде Марина Мөнәсипова.

Төп бурыч: Зыян китермәскә!
Төп бурыч: Зыян китермәскә!
Автор:Элина Школьная
Читайте нас