Чишмэ
+30 °С
Облачно
Җәмгыять
28 Ноября 2022, 05:10

Башкортстанда кайсы мәктәп ашханәләре иң яхшысы?

Уфада «Иң яхшы мәктәп ашханәсе-2022» Бөтенрәсәй бәйгесендә җиңүчеләр бүләкләнде.

Башкортстанда кайсы мәктәп ашханәләре иң яхшысы?Башкортстанда кайсы мәктәп ашханәләре иң яхшысы?
Башкортстанда кайсы мәктәп ашханәләре иң яхшысы?

«Миллион халыклы шәһәрнең иң яхшы ашханәсе-2022» номинациясендә Уфаның 161нче лицее, ә «Иң яхшы авыл мәктәбе ашханәсе» номинациясендә Бүздәкнең 2нче һәм Иглин районының 1нче мәктәпләре финалга чыкты. Бу атнада төбәк башкаласында бәйгенең ярымфинал һәм финал этаплары узды. Һөнәри ярышларда республиканың биш вәкиле катнашты.

– 2020 елда ил Президенты Владимир Путин башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыру турында карар кабул итте. Бу бик мөһим адым булды. Без белем бирү учреждениеләре ашханәләренең социаль әһәмиятле эш башкаруын аңлыйбыз. Шуны ассызыклыйсым килә, мәктәптә төшке аш ашау аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче кайбер балаларга кайнар ризык белән туклану өчен бердәнбер мөмкинлек, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Аның сүзләренә караганда, вакыт узу белән мәктәпләрдә туклану системасы үзгәргән. Элек өстәлләрдә үзебездә җитештерелгән ит алты процент кына булса, хәзер – 90 процент.

Үзебезнең чимал исә 65 процент тәшкил итә. Укучыларга бирелгән ризыкка гына түгел, ә биналарның матур һәм чиста торышына, заманча итеп җиһазлауга, савыт-сабага да аерым игътибар бирелә.

Башкортстанда шулай ук сөт кухнялары ачыла. 26 меңләп бала сыйфатлы һәм файдалы азык – сөт, кефир, эремчек, йогыртны бушлай ала.

Республика Башлыгы «Иң яхшы мәктәп пешекчесе» номинациясендә Бөтенрәсәй конкурсы лауреатларына дипломнар һәм кубоклар тапшырды. Алар арасында беренче урын алган 87нче Уфа урта мәктәбе пешекчесе Татьяна Екимова да бар.

– Мәктәп пешекчеләре – ачык йөзле, игътибарлы һәм ярдәмчел кешеләр. Күптән түгел Уфада Гафури урамында мәктәп пешекчесенә һәйкәл ачылды. Бу өлкәдә хезмәт куйган кешеләргә баш иябез, – диде Радий Хәбиров.

Бу көнне Р. Хәбиров шулай ук «Сөт кухнясы» төбәк проекты продукциясе һәм мәктәп ашханәләрен азык-төлек белән тәэмин итүчеләрнең күргәзмәсен карады.

Радий Хәбиров Туклану, биотехнология һәм азык-төлек иминлеге буенча федераль тикшеренү үзәгенең Балалар туклануын фәнни-тикшерү институты директоры Сергей Симоненко белән әңгәмәдә мәктәп ашханәләре менюсына кертү һәм балалар ризыгы буларак куллану өчен башкорт балын өйрәнү мәсьәләсендә хезмәттәшлек тәкъдим итте.

Укучыларны тукландыру буенча федераль мониторинг үзәгенең фәнни җитәкчесе Валентина Иванова билгеләп үтүенчә, Башкортстанда мәктәптә туклануны оештыру һәм контрольдә тотуның яхшы тәҗрибәсе бар.

 

Фото: «Башинформ» МА, Олег Яровиков

 

Башкортстанда кайсы мәктәп ашханәләре иң яхшысы?
Башкортстанда кайсы мәктәп ашханәләре иң яхшысы?
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас