Чишмэ
+14 °С
Облачно
Җәмгыять
25 Ноября 2022, 04:34

Кояшка тиң кадерле кеше

Салкын кышларга кереп барганда без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Кояшка тиң кадерле кешеКояшка тиң кадерле кеше
Кояшка тиң кадерле кеше

Әни... Якты кояшка тиң иң кадерле кеше. Дөньяда бәлки шулкадәр якын, ягымлы, ярдәмчел кеше юктыр. Кеше кайда гына булса да, ни эшләсә дә, иң кирәк урын – әни янында, туган йортта. Ничә яшьтә булса да, һәркем үкереп елаган вакытта әнинең юатучы йомшак кулларын хәтерли. Башны сыйпап, бишек җырларын көйләүче, кайгы-шатлыкларны уртаклашучы, гомер таянычы ул әни. Ул һәрберебез өчен иң кадерле, иң яхшы, иң матур, гомумән, тормышта иң әһәмиятле кеше.

Нәкъ менә шул сыйфатлар җәмгыятькә Әниләр көнен игълан итәргә сәбәп булгандыр. Рәсәй Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан 120 номерлы карары нигезендә, илебездә ноябрь аеның соңгы якшәмбесе ел саен «Әниләр көне» булып билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрь көненә туры килә.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә.

Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез.

Сез – гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар.

Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында.

Мәхәббәтегез, сабырлыгыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.

Сезнең иңнәргә бик зур йөк – гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә.

Барысы өчен дә бик зур рәхмәт! Кадерледән кадерлеләребез!

 

 

Кояшка тиң кадерле кеше
Кояшка тиң кадерле кеше
Автор:Урал Нуриманшин
Читайте нас