Чишмэ
+20 °С
Дождь
Җәмгыять
21 Ноября 2022, 05:08

Уфада яңа университет барлыкка килде

1 ноябрьдә Башкортстанда яңа югары уку йорты – Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетын берләштерү юлы белән Уфаның фән һәм технологияләр университеты булдырылды.

Уфада яңа университет барлыкка килдеУфада яңа университет барлыкка килде
Уфада яңа университет барлыкка килде

Республика белән идарә итү үзәгендә аның киләчәктәге үсеш перспективаларына багышланган киңәшмәдә яңа югары уку йорты алдында торган бурычлар турында сүз барды.

– Республика Башлыгы вазифасында эш башлаганда, Башкортстаннан читтәге төбәкләрдә федераль һәм милли университетлар бар иде инде. Шуңа күрә мин Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинга безнең тырышлыкны хуплау, шул исәптән «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасында катнашу үтенече белән мөрәҗәгать иттем. Моның өчен көчле уку йорты булдыру мөһим иде. Ул Уфаның фән һәм технологияләр университеты булды, – диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.

Аның сүзләренчә, бүгенге көндә иң тәүге бурычларның берсе – интеграция мәсьәләләрен хәл итү. Шуңа бәйле рәвештә күзәтү советы оештырырга тәкъдим ителде, ул мөһим баланс булдырырга, фәнни мәктәпләрне, БДУ һәм УДАТУ традицияләрен һәм коллективларын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук студентлар санын арттыру, югары дәрәҗәдәге укытучыларны җәлеп итү һәм вузара кампус төзү бурычы куелды. Бу студентлар өчен тулай тораклардан гына түгел, ә IQ-парк, заманча лабораторияләр, уку аудиторияләре һәм җәмәгать урыннары булган тулы инфраструктурадан торачак.

Уфа фән һәм технологияләр университеты ректоры вазифасын башкаручы Вадим Захаров Башкортстан дәүләт университеты һәм УДАТУны берләштерүнең ничек алып барылуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, югары уку йортларының студентлар һәм хезмәт коллективлары, вазифаи структуралары һәм хезмәткәрләрнең эш хакы сакланачак.

– Киләсе этап – фәнни-мәгариф корпорация форматына  күчү. Ул һөнәри кадрлар әзерләүне, белгечләрнең квалификациясен күтәрүне, фундаменталь һәм гамәли тикшеренүләрне, эшмәкәрлек компетенцияләрен һәм башка юнәлешләрне үз эченә ала. Боларның барысы да төбәк үсешенә керткән өлешебезне арттырырга мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте Вадим Захаров.

Радий Хәбиров, үз чиратында, тиздән студентлар һәм аспирантлар белән хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен билгеләргә кирәклеген билгеләп үтте. Элегрәк яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту һәм стажировкалар оештыру буенча грант ярдәме турында карар кабул ителгән иде.

– Яңа университет булдыру белән, төбәкне илдә алдынгы урыннарга чыгару өчен республикада югары белем бирүне камилләштерүнең яңа чорына керәбез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Уфада яңа университет барлыкка килде
Уфада яңа университет барлыкка килде
Автор:Ирина Светлова
Читайте нас