Чишмэ
-11 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь 2022, 10:26

Киләчәк һөнәре нинди булыр?

Пионерлар һәм укучылар йортында югары сыйныф укучылары өчен ел саен үткәрелә торган «Актив хәзерге заман – перспектив киләчәк!» дип аталган форум булып узды.

Киләчәк һөнәре нинди булыр?
Киләчәк һөнәре нинди булыр?

Анда районның җиде мәктәбеннән командалар катнашты. Чишмә районы мәгариф учреждениеләреннән: 1нче, 2нче, 4нче, 5нче, шулай ук гимназия, Алкин-2 һәм Шөнгәккүл мәктәпләреннән 85 укучы чакырылды.

Команда составына мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары советындагы укучылар да кертелде.

Чараның төп бурычларының берсе – укучыларга шәхси һәм һөнәри үсешкә, һөнәри мәгълүмати киңлек формалаштыруга юнәлеш бирү. 

Форум «Сайланган тема буенча проект эшләү һәм яклау» һәм «Минем хезмәт династиясе» юнәлешләре буенча үткәрелде. Аның барышында укучылар барлык кирәкле министрлыклар яңа һөнәрләр белән эшләячәк «Киләчәк шәһәре» булдырырга тиеш иде. Һәр мәктәп җиде министрлыкның берсен сайлады һәм яңа һөнәрләр тәкъдим итте.

– Әлеге форум ел саен үткәрелә. Узган елда, пандемия чорында, ул дистанцион үтте. Ә быелгы ел хезмәт династияләренә багышланганга күрә, белгечлекләр темасын сайладык. Безнең максат укучыларга дөрес һөнәр сайларга ярдәм итү, заманча юнәлешләр, максатчан юнәлеш алу һәм безнең районда кирәкле булган белгечлекләр турында сөйләү иде. Мондый форма командада эшләү күнекмәләрен үстерә, балаларны берләштерә, – дип сөйләде Пионерлар һәм укучылар йорты директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Римма Габидуллина.

Командалар видеоролик ярдәмендә яки сәхнәдә чыгыш ясап, киләчәктә теге яки бу һөнәрне ничек күзаллауларын күрсәтергә тырыштылар. Укучылар 45 минут эчендә сценарий уйлап таптылар, геройларны билгеләделәр, аннары кесә телефоннары ярдәмендә генә видео төшерделәр. Төшерү процессы Пионерлар һәм укучылар йортында гына түгел, поселок урамнарында да барды, хәтта үтеп баручылардан интервью алырга да өлгерделәр.

Жюри әгъзалары йомгак ясап, укучыларның эшен югары бәяләделәр.

Балалар, һөнәри күнекмәләре һәм тәҗрибәләре булмауга карамастан, төп максатны үтәделәр.

– Һәркем үзенә дөрес һөнәр сайларга тиеш, чөнки ул гомер буена сайлана. Мин дә, әти-әнием һәм апам кебек, юридик уку йортын тәмамларга һәм киләчәктә полициядә эшләргә, хезмәт династиябезне дәвам итәргә телим, чөнки аларга карап минем дә бу эш белән шөгыльләнәсем килә, – дип сөйләде 1нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучысы Сабина Хәбибуллина.

Барлык видеоязмалар да тәкъдим ителгән темаларга туры килде. Укучыларның барысы да алга куелган бурычны үтәделәр. Бәйгедә «Сәламәтлек саклау министрлыгы» темасына кызыклы видеоролик төшергән Чишмә авылының 2нче мәктәбе командасы җиңү яулады.

Нәтиҗәдә барлык катнашучылар грамоталар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.

Киләчәк һөнәре нинди булыр?
Киләчәк һөнәре нинди булыр?
Автор:Элина Школьная
Читайте нас в