Чишмэ
-15 °С
Болытлы
75 лет Победы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 ноябрь , 10:21

Хәзерге заманда логопедларга ихтыяҗ бар

Ни өчен логопедия фәне172 ел эчендә актуальлеген югалтмый, ә киресенчә танылу ала бара? Поселокның «Светлячок» балалар бакчасы укытучы-логопеды Радмила Мәхмүтова белән шушы һәм башка темаларга әңгәмәләштек.

Хәзерге заманда логопедларга ихтыяҗ бар
Хәзерге заманда логопедларга ихтыяҗ бар

XIX гасырда логопедиягә нигез салган белгечләр, асылда исә, начар ишеткән кешеләргә ярдәм күрсәткәннәр, сөйләшергә өйрәткәннәр. Хәзерге заман логопедлары исә психология, физиология, сөйләмдәге җитешсезлекләрне төзәтү белән шөгыльләнә һәм бу әле тулы исемлек түгел.

«Светлячок» балалар бакчасында да логопедия пункты бар, анда логопед Радмила Альберт кызы 5 яшьтән зуррак һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәренә йөрүче балалар белән шөгыльләнә. Аның төп бурычы – мәктәптә укыганда һәм яшьтәшләре белән аралашканда кыенлыклар тумасын өчен балалар сөйләмендәге җитешсезлекләрне бетерү.

Укытучы-логопед сүзләренә караганда, ата-аналарның да үз сабыеның сөйләменә игътибар итмәве дә еш кына кыенлык тудыра. Күпләр шул сәбәпле балалар бакчасындагы ике елны кулдан ычкындыра, аннары мәктәптә кыенга туры килә.

Логопед үз эшендә сөйләм телен үстерү өчен һәркемгә аңлаешлы булган практик күнегүләр һәм уеннар куллана. Дәресләрдә шулай ук артикуляцион һәм бармаклар белән гимнастика, физкультминутлар һәм күзләргә гимнастика ясау кулланыла.

Радмила Мәхмүтованың «Светлячок» балалар бакчасындагы хезмәт стажы 12 ел тәшкил итә. Ул бирегә яшь белгеч булып эшкә килгән, читтән торып М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамлаган. Радмила Альберт кызы үз тәҗрибәсеннән чыгып, авазларны дөрес әйтеп сөйләшә белмәүче сабыйларның артуын билгели.

«Баланың сөйләме никадәр баерак һәм дөресрәк булса, аңа үз фикерен белдерү шулкадәр җиңелрәк булачак, чынбарлыкны белү мөмкинлеге дә артачак, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән күбрәк аралашачак, шәхес булып формалашачак», – диде ул.

Хәзерге заманда логопедларга ихтыяҗ бар
Хәзерге заманда логопедларга ихтыяҗ бар
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас в