Чишмэ
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 ноябрь 2022, 12:07

Нормативлар тапшыру буенча эшне активлаштыру мөһим

Башкортстанда ГТО комплексын кертүнең төбәк операторы булып торучы Хәрби-спорт фонды 2022 елның 1 октябренә «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенрәсәй физкультура-спорт комплексын тормышка ашыру эшенә йомгак ясады.

Нормативлар тапшыру буенча эшне активлаштыру мөһим
Нормативлар тапшыру буенча эшне активлаштыру мөһим

Сергей Балуев, муниципаль ГТО тестлау үзәге мөдире                                          

 

Әлеге рейтингка ярашлы, Чишмә районы агымдагы елның өченче кварталы йомгаклары буенча, республиканың 63 муниципалитеты арасында 29нчы урынны алып тора, быелның 9 аенда 10нчы урынга күтәрелде, ә 2021 елда 39нчы, 2020 ел нәтиҗәләре буенча 54нче урында иде.

Хәзер календарь ел ахырына кадәр калган вакытта 6–70 яшьлек һәм өлкәнрәк кешеләрне ГТО комплексының автоматлаштырылган мәгълүмат системасының электрон мәгълүматлар базасында теркәү эшен активлаштыру мөһим.

Тест үткәргән урыннарда, ягъни районның кайбер гомуми белем бирү оешмаларында ГТО комплексы нормативларын тапшыру буенча чараларны арттырырга мөмкин. Аларны мәктәп укучылары арасында гына түгел, өлкән яшьтәге халык арасында да үткәрергә кирәк. Ә моның өчен район предприятиеләре, оешмалары һәм учреждениеләре ГТО комплексын гамәлгә ашыруга керешергә, шулай ук хезмәткәрләрне ГТОның автоматлаштырылган мәгълүматлар системасының электрон базасында теркәү эшен башлап җибәрергә, нормативларны тапшыруга әзерләнергә һәм ГТО тапшыру үзәгенә гариза бирергә тиеш. Әлеге вакытта бу эш районның берничә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә генә оештырылган.

Әлеге эшне башкарып чыгу өчен район дәрәҗәсендә кайбер чаралар үткәрү планлаштырыла. Аларның иң мөһиме – ГТО айлыгы, аны агымдагы елның ноябрь-декабрендә үткәрү ниятләнә. Шулай ук район халкы арасында ГТО буенча фестивальләр оештыру күз уңында тотыла.

Әлеге чараларны тулы күләмдә гамәлгә ашыру ел ахырына безнең күр-сәткечләрне шактый яхшыртырга һәм, нәтиҗәдә, 2022 елгы эш йомгаклары буенча республика рейтингында югары урын алырга мөмкинлек бирәчәк.

Нормативлар тапшыру буенча эшне активлаштыру мөһим
Нормативлар тапшыру буенча эшне активлаштыру мөһим
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: