

Ул, хәрби комиссариатлар өлешчә мобилизацияне тәмамласын өчен, бер айга күчерелде. Шул ук көнне чакырылыш пунктында 2022 елның көзендә гражданнарны хәрби хезмәткә алу нәтиҗәләре буенча инструктаж үткәрелде. Чарада район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин, авыл советлары, миграция, медицина хезмәте вәкилләре һәм башкалар катнашты.
Чишмә районы буенча хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев хәрби хезмәткә озатуның беренче көне 13нче яки 14нче ноябрь, дип хәбәр итте. Ул 12 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. 45 егетне армиягә алу планлаштырыла. Сәламәтлек торышы начар булу сәбәпле хәрби хезмәткә алынмаучыларның һәм югары уку йортларында белем алу турында белешмә китерүчеләрнең армиягә китү вакыты кичектерелә.
Язгы чакырылышта 242 кеше повестка алды. 192 егет (79,3%) яраклылык буенча А һәм Б категориясенә кергән.
Илфир Рәгыйд улы Чишмә егетләренең хәрби уку йортларына укырга керергә атлыгып тормавын билгеләп үтте.
– Элек хәрби һөнәр сайлаучылар булса да, быел безнең районнан бу юнәлештә укырга керүчеләр юк. Бу Чишмә районының абруена йогынты ясый, – диде ул.
Армиягә алынучы Таһир Юлдашбаев күтәренке рухта.
– Мин Ватанга хезмәт итәргә әзер. Нинди дә булса аерым гаскәрләрне сайламадым, кая җибәрсәләр шунда барачакмын. Әти-әнием бик борчыла, ләкин алар минем тормыш мәктәбен үтәргә тиеш булуымны аңлый, – диде ул.