Чишмэ
+15 °С
Облачно
Җәмгыять
3 Ноября 2022, 05:14

Шөнгәккүл укучылары ноутбуклар алдылар

Шөнгәккүл мәктәбе «Цифрлы белем бирү мохите» федераль программасын тормышка ашыру барышында Рәсәйнең «Aquarius» фирмасында җитештерелгән заманча 28 ноутбук алды.

Шөнгәккүл укучылары ноутбуклар алдыларШөнгәккүл укучылары ноутбуклар алдылар
Шөнгәккүл укучылары ноутбуклар алдылар

Әлеге вакытта ноутбукларда, балалар кулына эләккәнче, кирәкмәгән контенттан саклану каналы көйләнә. Аларның үзенчәлеге шунда, «Windows» программасы түгел, ә «Linux» операцияләр системасы урнаштырылачак.

– Кыенлыклар бар, әмма алар җиңеп чыгарлык. Киләсе елда уку йортында капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Шул уңайдан ноутбукларны һәм башка кирәкле җиһазларны урнаштыру өчен тагын бер кабинет булдырырга ниятлибез, – диде мәктәп директоры Иршат Ишбулатов.

Шөнгәккүл укучылары ноутбуклар алдылар
Шөнгәккүл укучылары ноутбуклар алдылар
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас