Чишмэ
+19 °С
Дождь
Җәмгыять
28 Октября 2022, 05:30

Ярдәм итәсебез килгән иде...

9 октябрьдә Чишмә районы делегациясе өлешчә мобилизация барышында хәрби хезмәткә алынган якташларга җыелган әйберләрне илтеп тапшырды. Әлеге вакытта егетләребезгә тагын бер рейс гуманитар йөк илтү өчен кирәк-яраклар әзерләнә.

Ярдәм итәсебез килгән иде...Ярдәм итәсебез килгән иде...
Ярдәм итәсебез килгән иде...

– Халык та, шәхси эшмәкәрләр дә күп нәрсә илтә, барлык оешмалар да актив кушылды. Кемдер якынча нәрсәләр алырга кирәклеген белә, кемдер киңәшләшә. Көннәр суытты, хәзер йон оеклар кирәк, авылларда әбиләр бәйли, мәдәният йортлары аша тапшыралар, – диде акцияне оештыручыларның берсе, район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча белгече Ильвина Байбурина.

Җыелган акчалар шәхси эшмәкәрләрдән кирәкле әйберләр сатып алу өчен тотыла, чеклары теркәлә.

Чишмәлеләр тәү чиратта кирәк-яраклар, жгутлар, бинтлар, куертылган сөт, тушенка кебек озак саклана торган әйберләр, сабын, порошок тапшыралар. Күпләр кем икәннәрен дә әйтеп тормый, «Ярдәм итәсебез килгән иде...» дип калдырып китәләр.

Бу әйберләр янына балалар, укучылар һәм район халкы язган хатлар да куелачак, алар хәрбиләрнең рухын күтәреп җибәрер.

Район гәзите редакциясе дә читтә калмады: гуманитар йөк белән җибәрү өчен җылы оекбашлар, сабыннар һәм тәмәке алып волонтерлар штабына тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, генерал-майор М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы үз эшен дәвам итә. Чишмә районыннан киткән хәрбиләргә ярдәм җыю мәсьәләләре буенча эш көннәрендә 8.30дан 17.30 сәгатькә кадәр 8 (34797) 2-06-77 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Ярдәм итәргә теләүчеләр Чишмә поселогы, Киров урамы, 50 адресы буенча район хакимиятенә (5нче бүлмәгә) килә алалар.

Ярдәм итәсебез килгән иде...
Ярдәм итәсебез килгән иде...
Автор:Рима Губайдуллина
Читайте нас