

Һәр «студент»ның алга куелган максаты булды. Шушы көннәрдә аларга сертификатлар тапшырылды. Президент грантлары фонды ярдәмендә гамәлгә ашырылган проект үзен акладымы?
Бу турыда әлеге курсны тәмамлаучылардан сорашып белик.
– Мин телефонны күпмедер дәрәҗәдә беләм, ләкин компьютер программаларын кулланып эшләргә өйрәнәсем килә иде. Дөресрәге, мине төбәкнең «Промед» мәгълүмат-аналитика системасы кызыксындыра, – диде Ярми авылыннан 64 яшьлек Филзә Галикәева.
Ярми авылы китапханәчесе Зөлфирә Якупова, ниһаять, Excel таблицасын үзләштерүен, эш буенча сайт алып бару серләренә төшенүен билгеләп үтте. Курсларда районның барлык мәдәни чараларында актив катнашучы, Мәдәният йорты директоры Гөлфия Сәрвәрованы күреп гаҗәпләндек. Сертификат алганда ул фильмнарны сыйфатлы итеп монтажларга өйрәнүен әйтте. Шуңа күрә тиздән Ярми авыл Советы биләмәсендә яшәүчеләрнең режиссер Г. Сәрвәрова фильмнарында төшүләре дә ихтимал.
– Ә минем туруннарым белән (алар җидәү) ешрак аралашасым килә, очрашканда мине тануларын телим. Хәзер инде алар ятсынып тормыйлар, кайту белән кулга киләләр. Видеоэлемтә аша аларның тәпи китүен, авазлар чыгаруын күрәм. Чөнки, алар турында сөйләгәнне тыңлаганга караганда, үз күзләрең белән күрүең артыграк. Бу бәхет түгелмени!? Шул рәвешле аралашып булганда, моннан файдаланмау гөнаһ булыр иде, тормыштан калышасым килми. Компьютер сатып алырга уйлыйм. Балалар интернет та үткәргәннәр иде. Ләкин кинәт авырып киттем һәм әлегә акчаны дәвалануга тотындым. Тик бирешмим әле, ноутбук булса да сатып алам, – ди Дурас китапханәсенең элекке мөдире 74 яшьлек Нина Захарова.
– Мин телефонның «көен» аңлап бетермим. Балалар бүләк иткәннәр иде. Телефонны ничек чистартырга, кая басарга, «Дәүләт хезмәтләрен» ничек табарга кебек күп функцияләренә төшенә башладым. Мондый курслар даими булыр, өйрәнергә теләүчеләр дә табылыр, дип өметләнәбез, – дип сүзгә кушылды Клавдия Вялкова.
Курсларда катнашучыларның барысы да үзләрен компьютер серләренә өйрәткән Әлфия Бикбулатованы мактадылар, әдәплелеген һәм өлкәннәргә катлаулы темаларны гади итеп аңлатып бирә белүен билгеләп үттеләр.
– Мин һөнәрем буенча башлангыч сыйныф укытучысы. Укучыларның күзләре янып торганда, кызыксынып сораулар биргәндә, игътибарлы булганда эшләве дә рәхәт, – ди Әлфия Фәрит кызы.
Сертификатлар тапшырганнан соң да аңа сораулар белән мөрәҗәгать итүчеләр булды. Ул барысын да аңлатырга һәм өйрәтергә әзер.
Компьютер һәм интернет белеме буенча курслар киләчәктә дә булачак.