Чишмэ
+31 °С
Облачно
Җәмгыять
28 Октября 2022, 06:00

Беренче сынау – 7 декабрьдә

Йомгаклау иншасы нәтиҗәләре Бердәм дәүләт имтиханнарына керергә рөхсәт бирәчәк

Беренче сынау – 7 декабрьдәБеренче сынау – 7 декабрьдә
Беренче сынау – 7 декабрьдә

Йомгаклау иншасы кыш аеның беренче чәршәмбесенә, 7 декабрьгә билгеләнгән.

Чыгарылыш сыйныф укучысы нинди дә булса сәбәп аркасында бу вакытта килмәсә яки зачет алмаса резерв көннәрдә – 2023 елның 1 фев-ралендә яки 3 маенда тапшыра ала.

Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек буенча ата-аналар җыелышлары дәвам итә. Йомгаклау иншасы турында нәрсәләр белергә кирәк?

Чишмә районы мәктәпләрендә унберенче сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре, директорлар һәм укытучылар катнашлыгында узган җыелышларда нәкъ менә шушы мәсьәлә күтәрелде.

– Укучыларга сыйфатлы итеп әзерләнү өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шәхсән мин репетиторлар алуга каршы, – дип билгеләп үтте мәгариф идарәлегенең БДИ буенча кураторы Нурия Аллагулова. – Алар начар белем бирә дип әйтмим. Тик бүгенге көндә аларның хезмәте ата-аналар өчен бик кыйммәткә төшә. Альтернатива бар – вебинарлар. Алар бушлай да, түләүле дә була, ләкин берничә тапкыр арзанрак. Бу дәресләр виртуаль узса да, нәтиҗәлелеге буенча бер дә калышмый. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучыларына күбрәк «Навигатор ГИА» платформасында шөгыльләнергә киңәш итәм. Ул барлык имтиханнар турында мәгълүмат тупланган информацион ресурс.

– Иң мөһиме, даими әзерлек, ышаныч һәм уйлап эш итү, – ди Енгалыш мәктәбе укучысы Александра Петрова.

Төп имтиханнардан тыш ул биология һәм җәмгыять белеме буенча тест язарга уйлый. Евгений Васильев информатика фәнен тирәнтен өйрәнә. Әйткәндәй, бу компьютерда тапшырырга кирәк булган бердәнбер имтихан.

– Эшләп карарга, ялгышсаң башка вариантларны табарга кирәк, аңларга тырышсаң, өйрәнсәң барысы да килеп чыгачак, – дип киңәш бирә Евгений.  

Келәш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Римма Гайфуллина әйтүенчә, тема буенча әсәр дөрес сайланса, дәлилләр китерелсә һәм дөрес нәтиҗә ясалса, текстта ким дигәндә 250 сүз булса, «зачет» куела. Югарыда әйтелгәннәрнең берсе дә туры килмәү сәбәпле зачетны бирмәү ихтимал. Үз сыйныфым өчен күңелем тыныч, кызлар тырышып укыйлар, активлар, икесе медальгә дәгъва итә. Бар да яхшы булыр, дип уйлыйм, – ди ул.

 

 

Беренче сынау – 7 декабрьдә
Беренче сынау – 7 декабрьдә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас