Чишмэ
+13 °С
Яңгыр
Җәмгыять
28 октябрь 2022, 06:03

Бәрсүәнбашта Мәүлид бәйрәме үтте

Күптән түгел Бәрсүәнбашның 300 еллык тарихы булган борынгы мәчетендә Мәүлид бәйрәме узды, авыл халкы җыелып дөньяларыбызның тыныч булуы, хәрби хезмәткәрләребезнең иминлеге өчен корбан чалдылар һәм бергәләп дога кылдылар.

Бәрсүәнбашта Мәүлид бәйрәме үттеБәрсүәнбашта Мәүлид бәйрәме үтте
Бәрсүәнбашта Мәүлид бәйрәме үтте

Мәчет имамы Сәгыйть Ваһапов барысын да сәламләп әлеге Мәүлид бәйрәменең мәгънәсен, Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне уңаеннан билгеләп үтелүен аңлатты. Изге Рабигүл әүвәл (мәүлид) аенда мәчетләрдә аның хөрмәтенә намазлар, тормыш юлы һәм пәйгамбәрлеге турында вәгазьләр укыла, бәйрәм табыны оештырыла.

– Бәрсүәнбашлылар һәрвакыт халык гореф-гадәтләрен саклап һәм ислам кануннарын үтәп яши. Бүген авылдашларыбыз бу бәйрәмне корбан чалып, бергәләп намаз укып үткәрергә булдылар. Битараф калмаган барлык авылдашларыма рәхмәтемне җиткерәм. Бу корбанны һәм догаларыбызны мобилизация вакытында чакырылган туганнарга, күршеләргә һәм барлык хәрбиләргә багышлыйбыз, – диде Сәгыйть Ваһапов.  

Новотроицкий авыл Советы хакимияте башлыгы Наил Шәйхетдинов авыл халкын һәм кунакларны бу авыр вакытта берләшергә, егетләребезнең барысы да исән-сау кайтсыннар өчен догалар укырга чакырды.

– Без аларга догаларыбыз һәм игелекле гамәлләребез һәм эш урыннарында үз вазифаларыбызны яхшы үтәвебез белән ярдәм итә алабыз, – диде Наил Шәрифулла улы.  

Бу көнне бәрсүәнбашлыларга кунакка «Аргымак» төркеме артистлары да килде. Алар мөнәҗәтләр һәм салаватлар (пәйгамбәргә мактау җырлары) башкардылар.

Бәйрәмнең икенче өлеше Мәдәният йортында узды, анда корбан итеннән сый белән табын әзерләнде.

Бәрсүәнбашта Мәүлид бәйрәме үтте
Бәрсүәнбашта Мәүлид бәйрәме үтте
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас