Чишмэ
+12 °С
Облачно
Җәмгыять
7 Октября 2022, 05:07

Табыннарда – көзге муллык

Авыл хуҗалыгы идарәлеге район хакимияте белән берлектә көзге ярминкәләр оештыра. Гадәттәгечә, алар музей янындагы мәйданда үтә. Октябрь аендагы тәүге ярминкә үткән шимбәдә булды, икенчесе иртәгә, 8 октябрьгә, планлаштырылган.

Табыннарда – көзге муллыкТабыннарда – көзге муллык
Табыннарда – көзге муллык

Ярминкәләрдәге азык-төлек ассортименты һәрвакыт төрле һәм бай була. Хуҗалыкта артып калган продукциядән тыш, кулдан эшләнгән әйберләр, үрелгән кәрзиннәр, гөмбә, балык, агач үсентеләре сатучылар да бар.

Әниле-кызлы Илүзә һәм Әлфирә Хәбибуллиналар да ярминкәгә еш чыгалар, гадәттә үзләре үстергән яшелчә-җимешләрне саталар, быел бәрәңгене өйдән үк килеп алып бетергәннәр. Ә бу юлы сатуга кайнатмалар, берничә төр кәбестә, чөгендер алып чыкканнар… 

Бик күп үсентеләр тәкъдим ителү сәбәпле, узган ярминкә яшеллеккә күмелде. Күрше районнардагы питомниклардан,

шулай ук Языководан һәм Бәрсүәнбаштан алып килүчеләр дә бар иде. Җимеш агачы алучыларны «ябык тамыр системалы үсемлекләргә салкыннар куркыныч түгел», дип ышандырдылар. Ә сатып алучылар исә, үз чиратында, тамыр алмаса, киләсе елда эзләп табабыз, дип кисәтергә онытмадылар.

Благовар районында яшәүче Рита Уразмәтова ярминкәгә ел саен шәхси җиләк-җимеш питомнигыннан үсентеләр алып килә. Ә Үрге Тирмәдән Илүзә Карачурина исә сатуга үз бакчасында үстерелгән сарымсак алып чыккан.

Ярминкәдә кемдер бәхәсләште, сатулашты, шаяртып мәзәк сөйләп торучылар да ишетелде. Сатып алучылар «кайдан җыйдың, кайдан тоттың?» дип сорашсалар да, гөмбә һәм балык сатып торучылар үзләре генә белгән табышлы һәм балык шәп капкан урыннарны әйтергә ашыкмадылар. Мәсәлән, поселокта яшәүче, гөмбә сатып торучы Нина Бикташева килеп кызыксынучыларга «бер гөмбәче дә гөмбәне кайдан җыюы турында әйтмәс», дип аңлатырга тырышты.

Ярминкә менә шундый күңелле бәхәсләр, халык көйләре һәм район Мәдәният сарае артистларының чыгышлары белән гөрләп барды.

Тирә-юньгә шашлык исе таралды, бал сатучылар да күп иде. Нурдидә һәм Линур Ирназаровлар тәмле һәм шифалы бал сатканда халык белән бик теләп аралаштылар, гарәбә кебек балның агып төшүен күрсәтеп чын һәм өлгергән балны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр. Ә Саликовлар мунча кереп чыкканнан соң бал белән чәй эчәргә яратучыларга хуш исле чәйләр тәкъдим иттеләр. Биредә җаныңа хуш килгән: күңелне күтәреп җибәрүче, тынычландыручы, көч-куәт бирүче һәм сәламәтлекне ныгытучы чәйләр сатып алырга мөмкин иде.

Ярминкә – көзге муллык бәйрәме, сәүдә итү һәм аралашу, көтелмәгән очрашулар һәм үзеңә кирәкле азык-төлек сатып алу мөмкинлеге. Коронавируска бәйле соңгы еллардагы чикләүләрдән соң, Чишмәдә ярминкәләрнең быел да гөрләп үтүе шатлыклы.

Табыннарда – көзге муллык
Табыннарда – көзге муллык
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас