Чишмэ
+13 °С
Дождь
Җәмгыять
7 Октября 2022, 06:10

Пенсионерлар компьютер өйрәнә

Хәзер социаль челтәрләрне үзләштергән алдынгы карашлы әби-бабайлар белән беркемне дә гаҗәпләндерә алмыйсың.

Пенсионерлар компьютер өйрәнәПенсионерлар компьютер өйрәнә
Пенсионерлар компьютер өйрәнә

Интернет ул күңел ачу дөньясы гына түгел, ә максатларга ирешү өчен яңа мөмкинлекләр дә. Шул уңайдан авылларда яшәүче өлкән яшьтәгеләрне компьютер белеменә өйрәтү өчен «Заман белән бергә» проекты эшли башлады. Ар авыл Советында да шундый курслар оештырылды.

Курс «студентлары» үзләре әйтүенчә, «РФ Дәүләт хезмәтләре порталына яки Башкортстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлегенең рәсми сайтына ничек керергә?», дип гел генә балалардан һәм оныклардан ярдәм сорап булмый бит инде.

Ар авылыннан Нәфисә Головань социаль челтәрләрдә күптән теркәлгән. Тик дәүләт сайтларына әлегә керә белми. Аңа 64 яшь, гомере буе сәүдә өлкәсендә эшләгән, хәзер лаеклы ялга чыккан.

– Мин авыл китапханәсенең иң актив укучысы, безне еш кына мәктәптә үткән чараларга чакыралар, клуб юк, концерт карау өчен күрше Келәш авылына барабыз. Социаль хезмәтләрдән файдаланучы 55–75 яшьлек кешеләр өчен компьютер һәм интернет белеме буенча курслар ачылу турында белгәч, уйлап та тормыйча язылдым. Чөнки кемнәндер ярдәм сорап йөрү уңайсыз, үзеңә өйрәнергә кирәк. Курслар ярдәмендә хәзер «Башкортча озын гомерлелек» порталы яңалыкларын күзәтеп барам. Әлеге порталда бик теләп теркәлдем һәм туристик сәяхәткә баруны көтәм. Туган яктагы матур урыннар белән якыннанрак танышасым килә, – ди Нәфисә апа.

Әлеге курсларны «Радуга» социаль хезмәтләндерү үзәге оештыра. Директор урынбасары Эльвира Яковлева билгеләп үтүенчә, дәресләргә дүрт кешедән торган зур булмаган төркемнәр йөри.

– Бу проектны киләчәктә дә үстерәчәкбез. Район хакимияте зур ярдәм күрсәтә. «Ярдәм» хәйрия фонды рәисе Радик Әхмәдиев өстәмә рәвештә ике ноутбук бирде һәм киләчәктә бу юнәлештәге башка проектларыбызны гамәлгә ашыруда ярдәм итәчәк, – ди ул.

Пенсионерлар компьютер өйрәнә
Пенсионерлар компьютер өйрәнә
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас