Чишмэ
+16 °С
Облачно
Җәмгыять
7 Октября 2022, 05:05

Күңелләр бер дә картаймый...

Көзнең икенче ае якты бәйрәм – Халыкара өлкәннәр көне белән башланды.

Күңелләр бер дә картаймый...Күңелләр бер дә картаймый...
Күңелләр бер дә картаймый...

Район китапханәсе хезмәткәрләре бер көн алдан «Көзге гөлләмә» дип аталган әдәби-музыкаль чара үткәрделәр. Бу көнне бәйрәм уңаеннан күп еллар дәвамында китапханә системасында эшләүчеләрне, ветераннарны, шулай ук олы яшьтәге тугры китап укучыларны хөрмәтләделәр.

Бу бәйрәм көне генә түгел, ә өлкәннәргә бер-берсе белән аралашу өчен тагын бер мөмкинлек тә.

– Миңа безнең өчен оештырылган чара бик ошады, кешеләр белән аралашып, уңай хис-тойгылар белән кайттым, – дип сөйләде Горный авылында яшәүче Лилия Ясәвиева.

Чарага килүчеләр җылы мохиттә үткән чәй мәҗлесендә җыр һәм бию буенча сәләтләрен күрсәттеләр, лотерея уйнатуда, мавыктыргыч викторинада катнаштылар, шулай ук «Башкортча озын гомерлелек» проекты турында тулырак мәгълүмат белделәр. Кунаклар бәйрәм табыны артында тәмле бәлешләр белән чәй эчеп һәм бер-берсен чын күңелдән котлап кына калмадылар, үткән елларны искә төшереп сөйләшеп, җырлашып утырдылар. Кичәдә бер генә кеше дә игътибарсыз калмады. Барысы да күтәренке кәефтә таралыштылар.

Чишмә поселогының Тарих-крайны өйрәнү музеенда шулай ук ветераннар советы һәм музей хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бию-күңел ачу чарасы да булды.

Сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннары һәм пенсионерлары оешмасының Чишмә районы бүлекчәсе рәисе Радик Әхмәдиев бу көнне ватанпәрвәрлек, актив тормыш позициясе, ветераннар хәрәкәтендә нәтиҗәле җәмәгать эше алып баруы, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертүе өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Чара программасында Кызыл Байраклы Кенигсберг-Городокский 12нче аерым гвардия инженерлар бригадасы тынлы хәрби оркестрының күркәм чыгышы беркемне дә битараф калдырмады, Хәрби оркестрның дирижеры – Башкортстанның атказанган артисты, гвардия майоры Азат Юлтимеров. Чараны шулай ук районның «Яңа исемнәр – 2021 һәм 2022» үзешчән сәнгать смотрында җиңү яулаган Алексей Панин  һәм «Кышкы чия» казак җыры ансамбле чыгышлары бизәде.

Музей хезмәткәрләре өлкән яшьтәге пенсионерларны, хезмәт ветеранна-рын җылы итеп каршы алдылар һәм күтәренке кәеф бүләк иттеләр.

– Без чакырудан файдаланып бәйрәмгә килдек. Барысы да, бигрәк тә тынлы оркестр чыгышы ошады – аны тагын кайда күрер идек! Яшьлектәге моңлы җырлар яңгырады. Ә соңыннан чәй табынына чакырдылар. Мондый очрашулар ешрак булсын иде, оештыручыларга рәх-мәт, – диде Надежда Игнатьева.

Пенсионерлар рәхәтләнеп ял иттеләр, аралаштылар һәм уңай тәэссоратлар алдылар.

Өлкәннәр көне – якты бәйрәм, әти-әниләребезнең, әби-бабаларыбызның бәйрәме. Бу көнне өлкәннәрне Чишмә районының барлык авылларында да тәбрикләделәр, олы тормыш юлы үткән кешеләргә җылы котлау сүз-ләре һәм изге теләкләр җиткерделәр.

Күңелләр бер дә картаймый...
Күңелләр бер дә картаймый...
Автор:Элина Школьная
Читайте нас