Чишмэ
+13 °С
Ясно
Җәмгыять
7 Октября 2022, 05:49

Идарә итү – укучылар кулында

5 октябрь – Бөтендөнья укытучылар көне. Бу көнне барлык мөгаллимнәр котлаулар кабул иттеләр. Ә 11нче сыйныф укучылары үзләре укыган мәктәпләрдә идарә итүне үз кулларына алдылар. Бу көнне үз хәбәрчеләребез Чишмә поселогы гимназиясендә булдылар.

Идарә итү – укучылар кулындаИдарә итү – укучылар кулында
Идарә итү – укучылар кулында

Мәктәп иртәсе 9–11нче сыйныф укучыларының Укытучылар көненә әзерләп котлаулар яздырган видеоязмасын тәкъдим итүдән башланды. Югары сыйныф укучылары укытучылар өчен чәй табыны да әзерләделәр. 

Быел мәктәп президенты итеп Милена Салихова сайланды. Ул сыйныфларда һәм мәктәптә тәртип өчен җавап бирде. Укытучылар янәшәдә булсалар да, балалар эшенә кысылмаска тырыштылар, бәхеткә, моның өчен сәбәп булмады. Бу көнне укытучыларны алыштырган балалар үзләре теләгән фәннәрне сайладылар. Дарья Толстова, мәсәлән, киләчәктә нинди һөнәр сайлаячагын да хәл итте.

Балалар үзидарә көнен укучылар өчен истә калырлык итәргә тырыштылар. Географиядән һәм тарихтан дәрес үткәргән Марсель Маткаримов түбәндәгеләрне сөйләде:

– Дәресләрне уен формасында үткәрәбез. Мәсәлән, сыйныфта һәр рәт  бер команда була, ә гомуми зачетта дөрес җавапларны күбрәк бирүче җиңә. Җиңүчеләргә «бишле» куябыз. Балаларга дәреснең шул формада үтүе бик ошый.

Моннан тыш, унберенче сыйныф укучылары балалар өчен презентацияләр үткәрделәр, дәресләргә тырыш Бал кортын (костюм кигән персонаж)

чакырдылар, өй эшләрен тикшерделәр һәм лаеклы билгеләр куйдылар.

Барысын да кагыйдә буенча эшләргә тырышсалар да, бу көн гадәттәгедән күңеллерәк үтте.

Кызганычка каршы, 2020 һәм 2021 елларда ковидка каршы чикләүләр булу сәбәпле, мондый чараларны үткәрү мөмкинлеге булмады. Чыгарылыш сыйныф укучылары арасында мондый мөмкинлекне кулдан ычкындыруга үкенеч белдерүчеләр дә бар. Чөнки бу укытучы һөнәрен сайлаучылар өчен үз көчеңне сынап карау мөмкинлеге дә бит.

Идарә итү – укучылар кулында
Идарә итү – укучылар кулында
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас