Чишмэ
+20 °С
Облачно
Җәмгыять
30 Сентября 2022, 05:58

Яугирләргә – оекбаш-бияләйләр

Диана Байкова, Чишмә авылы китапханәсе мөдире Район китапханәләре дә «Яугирләргә – оекбашлар» акциясенә кушылды.

Яугирләргә – оекбаш-бияләйләрЯугирләргә – оекбаш-бияләйләр
Яугирләргә – оекбаш-бияләйләр

Республика Китапханәләр ассоциациясе Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә оекбаш-бияләйләр бәйләү буенча Башкортстан хатын-кызлар берлеге тарафыннан игълан иткән чара оештырды.

– Без бәйләгән оекбашлар аякларны гына җылытып калмыйча, җан җылысы да бүләк итсен. Синең турыда уйлауларын һәм кайгыртуларын тойганда кыенлыклар да җиңелрәк кичерелер, – ди акциягә кушылган райондашлар.

Чишмә авылында яшәүче Зөһрә Байбурина шул уңайдан тәэссоратлары белән уртаклашты.

– Безнең яугирләр катлаулы хәрби бурыч үти. Аларга ярдәм йөзеннән әниләре, хатыннары, апа-сеңелләре куллары белән бәйләнгән җылы оекбаш-бияләйләр җибәрәбез, өйдә аларны сагынып һәм яратып көтеп торуларын белсеннәр.

Бу сүзләргә кул остасы Мәдинә Солтанова да кушылды.

– Әниемнең кич утырып фронтка җибәрү өчен оекбашлар бәйләвен хәтерлим. Аның янында мәш килеп йөргәндә ул миңа һәрвакыт: «Әтиең бу йон оекларны кызы бәйләп җибәрүен белеп тора» дия торган иде. Шул вакыттан соң күп еллар үтте, кызганычка каршы, хәзер оныкларыбызга да шул ук дошман – нацизм белән көрәшергә туры килә. Миңа да яугирләребез өчен бер-ике пар йон оекбаш бәйләргә чират җитте, – диде Мәдинә Солтанова.

Әлеге акция дәвам итә. «Яугирләргә – оекбашлар» акциясендә район халкы да катнаша ала. Бәйләнгән оекбаш-бияләйләрне кабул итү пункты урнашкан китапханә бинасында калдырырга мөмкин. Йон җепләрдән бәйләнгән төрле, 38нче һәм зуррак (бу якынча 25–35 см) үлчәмле оекбашлар кабул ителә, иң мөһиме, җылы булсын.

Яугирләргә – оекбаш-бияләйләр
Яугирләргә – оекбаш-бияләйләр
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас