Чишмэ
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 сентябрь 2022, 12:15

Балаларыбыз нинди китаплар укый?

Поселокның яшь укучылары нинди китаплар белән кызыксына?

Балаларыбыз нинди китаплар укый?
Балаларыбыз нинди китаплар укый?

Бу хакта без күп еллар күзәтүләр алып барган һәм балаларның нинди әдәбиятка өстенлек бирүен белгән китапханәче Гүзәл Әсәнова белән сөйләштек.

Ул  «Чишмә районының биләмәара китапханәсе»нең балалар бүлегендә хезмәт куя.

– Гүзәл Әхкәм кызы, мәктәп программасы буенча әдәбиятны санамасаң, балалар күбрәк нинди китаплар укый?

– Алар төрле маҗаралар, фантастика һәм балалар детективларын бик ярата. Хайваннар турындагы, әйтик, Чарушин, Житков кебек авторларның яңа китапларына өстенлек бирәләр. Язучылар Холли Вебб һәм Дейзи Медоузның китаплар сериясен (бу берьюлы берничә язучы – Сью Монгредиен, Линда Чапман, Сью Бентли һәм Нариндер Дхами псевдонимы) бик кызыксынып укыйлар – бу китаплар, сюжет еш алышынып торганга күрә, җиңел укыла, хәрефләре дә зур, балаларга уку өчен уңайлы. Иң популяр авторлар – Марк Твен («Том Сойер һәм Гекльберри Финн маҗаралары»), Носов («Незнайка һәм аның дусларының маҗаралары»), Линдгрен («Бала һәм Карлсон»). Энциклопедияләр белән кызыксыну да югалмый, ә соңгы вакытта яңа басмалар аерым бер темага багышлана, әйтик, «Космос», «Тарихка кадәр тормыш», «Юкка чыккан хайваннар», «Китлар һәм дельфиннар», «Акулалар», «Еланнар» дигән атамадагылары һәм башка бик күп кызыклылары бар. Бездә шулай ук телефондагы кушымта аша видеопроекцияләр һәм аудиоаңлатмалар белән карау өчен дә берничә эн-циклопедия бар. Балаларга аны бик теләп күрсәтәбез, тик кулга бирмибез.

– Кайсы китаплар китапханә киштәсендә тузан җыеп ятмый?

– «Гарри Потер» китаплары. Бу әсәрләр беркемне дә битараф калдырмый. Хәтта мин дә укыганда бик тәэсирләнгән идем, гәрчә андый жанрны яратмасам да.

– Гүзәл Әхкәм кызы, күптән түгел генә популяр булган комикслар турында ни әйтерсез?

– Алар белән кызыксыну юкка чыкмады, әмма хәзер балаларны заманча мультфильмнар, әйтик, «Гравити Фолз», «Том һәм Джерри», «Микки Маус» буенча язылганнары кызыксындыра. Аларны тиз алып бетерәләр. Күптән түгел «Безнең өйнең яме» фильмы чыкканнан соң, Мостай Кәрим әсәренә карата да кызыксыну уянган иде.

– Шунсы кызыксындыра, кызлар күбрәк укыймы, малайлармы?

– Кызлар, ләкин малайлар арасында да укырга яратучылар бар. Җиденче сыйныфка таба күбрәк мәктәп программасы буенча китапларны алалар. Үзләре әйтүенчә, интернет аша укуга күчүчеләр дә бар.

– Сез, үз чиратыгызда, заман белән бергә атлыйсыз, социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрегез бармы?

– Әйе, әлбәттә, бар, безне «ВКонтакте» челтәрендә «Читающие дети – умнее всех на свете» атамасы буенча табарга була. Анда яңа китаплар кайтарылуы һәм төрле чаралар турында яңалыклар бастырабыз.

Балалар – безнең киләчәгебез һәм без аларга үсеш алырга, акыл тупларга, фикерләргә, кызыксынучан булырга ярдәм итәбез.

 

Фото ачык чыганаклардан

 

Балаларыбыз нинди китаплар укый?
Балаларыбыз нинди китаплар укый?
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: