Чишмэ
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 сентябрь 2022, 17:45

Каникулы «Артек»та үткән

Җәйге каникуллардан соң укучылар рус теле дәресләрендә, гадәттә, «Мин җәйне ничек үткәрдем?» дигән темага инша язалар. Гимназиянең 5нче шәйморатовчылар сыйныфы укучысы, уку алдынгысы Алексей Панин исә үзенең «Артек» халыкара балалар үзәгендә ял итүе турында язар һәм бу хакта дусларына да сөйләр, мөгаен.

Каникулы «Артек»та үткән
Каникулы «Артек»та үткән

Ә аның дуслары күп, бу – сыйныфташлары, бергә вокал буенча дәресләргә һәм аккордеон классына йөргән балалар. Сәнгать мәктәбенең художество бүлегендә дә, йөзү секциясендә дә дуслары күп аның. Алексей минем: «Ничек бар җиргә дә өлгерәсең?» дигән соравыма елмаеп: «Велосипедта җилдерәм», – дип җавап бирде.

Алексей сәнгать мәктәбенә биш-алты яшеннән йөри башлаган, әнисе аны балалар бакчасыннан алгач үзе белән эшкә алып барган. Анна Бикбулатова сәнгать мәктәбенең художество бүлегендә укыта.

– Дәресләр беткәнен көтеп сәнгать мәктәбе коридорлары буйлап йөри, кабинетларга кереп башка балаларның ничек шөгыльләнүен күзәтә идем. Аннары әни мине аккордеон һәм вокал бүлегенә яздырды, – дип сөйләде ул үзенең иҗат юлына аяк басуы турында. 

«Артек»ка бушлай юллама белән укуда, иҗатта, спортта һәм иҗтимагый эшчәнлектә уңышларга ирешкән балалар бүләкләнә. Алексейга лагерьга юллама бөтенрәсәй һәм халыкара иҗади конкурсларда күп тапкыр җиңүе, шулай ук төрле чараларда актив катнашуы өчен бирелгән. Ул үткән уку елында төрле конкурсларда биш гран-при яулаган. Чишмә районыннан яшь талант уку елы тәмамлангач, 1 июньдә – Балаларны яклау көнендә Конгресс-холлда «Вперед, Россия!» җыры белән «Арт-Корылтай. Балалар» мәдәни форумы уңаеннан үткән концертта чыгыш ясаган. Залдагы барлык тамашачылар аңа кушылып җырлаганнар.

– Беренче алган кубокларым барыннан да кадерлерәк, – диде Алексей, бүләкләрен күрсәтеп. – Бу «Йолдызлар энергиясе» Халыкара конкурсында җиңгән өчен кубок, аны «Инструменталь иҗат» бәйгесендә «Аккордеон. Соло» номинациясендә Иоганесс Брамс әсәрен башкарган өчен алдым, укытучым – Айрат Байматов. Соңгы кубок – Гран-при «Бәллүр дельфин» IX Халыкара фестиваль-бәйгесендә «Вокал. Соло»  номинациясендә (укытучы Татьяна Кандрашкина) җиңгән өчен бирелде.

Алексей нәкъ әлеге бәйгегә барганда үзенең юллама белән бүләкләнүе турында белә һәм фестивальнең гала-концертыннан соң икенче көнне үк «Артек» халыкара балалар үзәгенә китә. Сүз уңаеннан, хәзер теләсә кайсы ата-ананың «Путевка» мәгълүмат системасы аша лагерьга юллама алу өчен гариза бирә алуын әйтеп китик.

Юллама алу өчен аңа әлеге системада теркәлергә һәм сайтта (http://артек.дети) электрон портфолио булдырырга туры килгән, анда үзенең соңгы өч елдагы казанышларын (грамоталар, дипломнар һ. б.) күрсәткән.

– Үзәктәге һәр смена-ның үз темасы бар, безнең смена «Артек дусларын җыя» дип аталды. Мин тугыз лагерьның берсендә – «Лазурный»да 21 көн ял иттем, анда бик күп истәлекле урыннар бар, – дип тәэссоратлары белән уртаклашты Алексей.

Ул «Артек»та үткәрелгән күп кенә иҗади бәйгеләрдә, чараларда катнашкан, ике грамота алган.

Легендар Аю тавы – Аюдагка менгәннәр һәм артеклылар сафына алынганнар. Балалар Хәрби-диңгез флоты көне алдыннан Севастопольгә музейга экскурсиягә барганнар, зоопаркта һәм океанариумда булганнар. Смена ахырында «Артек» флотилиясенең диңгездә йөзүен, катерларның, шул исәптән ал җилкәнле корабның күрсәтмә чыгышын караганнар. Ә 2 августта Алексей «Артек-Арена»да сигезенче сменаның «Аерылышу алдыннан очрашу» чарасында катнашкан. Бу көн һәм бөтен смена Алексейның хәтерендә озак сакланыр.

Каникулы «Артек»та үткән
Каникулы «Артек»та үткән
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: