Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 10:47

Уку автошәһәрчектән башланды

2 сентябрьдә район мәктәпләрендә Юлда йөрү кагыйдәләренең бердәм көне уңаеннан чаралар узды.

Уку автошәһәрчектән башланды
Уку автошәһәрчектән башланды

Поселокның дүртенче мәктәбендә Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Рәсәй ДОСААФның төбәк бүлеге булышлыгында балалар травматизмын кисәтү буенча Республика ресурс үзәге 1–4 сыйныф укучылары белән чара үткәрде.

Мәктәп территориясендә балаларның юлларда һәм транспортта имгәнүен кисәтү буенча мобиль тренажер комплексы белән автошәһәрчек җәелдерелде. Мәктәп алдындагы мәйдан берничә сәгатькә юл билгеләре һәм светофорлар булган урынга әверелде. Балалар машиналар йөргән юл аша чыгу кагыйдәләрен, хәвефсез маршрутлар схемаларын төзү алгоритмын, яктылыкны чагылдыручы элемент төрләрен һәм аларны куллану турында искә төшерделәр.

Чара ахырында һәр укучыга юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәрне ныгыту өчен эш дәфтәре һәм юлда хәвефсезлекне тәэмин итү өчен яктылык кайтаручы брелоклар тапшырылды.

Бу көнне һәр мәктәптә һәм балалар бакчасында сабыйлар һәм аларның ата-аналары белән балаларның юлларда имгәнүен кисәтү буенча чаралар үткәрелде. Юл хәрәкәте иминлегенең дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтү максатында Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары әгъзалары белән берлектә «Яшь җәяүле» рейдларына чыктылар, сыйныфтан тыш дәресләрдә педагоглар укучыларга юлда һәм урамда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерделәр.

 

Уку автошәһәрчектән башланды
Уку автошәһәрчектән башланды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: