Чишмэ
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 10:16

Авыл Советы депутатлары сайланды

2022 елның 4 сентябрендә Чишмә районында Ар, Арслан, Дмитриевка, Караякуп, Чувалкип һәм Шөнгәккүл авыл Советларының бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатларны өстәмә сайлау узды.

Авыл Советы депутатлары сайланды
Авыл Советы депутатлары сайланды

Тавыш бирү Башкортстан Республикасының Сайлаулар турындагы кодексы нигезендә 7дән 21 сәгатькә кадәр үтте, һәм анда сайлаучыларның күбесе катнаша алды. Ә тавыш бирү көнендә нинди дә булса сәбәп белән сайлаучылар исемлегенә кертелгән участокка тавыш бирү өчен килә алмаган сайлаучыларга алдан ук участок сайлау комиссияләре биналарында тавыш бирү мөмкинлеге булды. Бу мөмкинлектән 38 кеше файдаланды.

– Урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары депутатларын өстәмә сайлауда барлыгы 588 сайлаучы катнашты, бу сайлаучылар исемлегенә керүчеләрнең 68,29%ын тәшкил итә.

119 сайлаучы өйдә тавыш бирде. Сайлаулар оешкан төстә, барлык санитар-эпидемиологик хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәп узды, – дип хәбәр итте Чишмә районының территориаль сайлау комиссиясе рәисе Эльвира Сөләйманова.

Вакантлы депутат мандатларына «Бердәм Рәсәй», «КПРФ», «Гадел Рәсәй – патриотлар – хакыйкать өчен», «ЛДПР» сәяси партияләре тарафыннан тәкъдим ителгән 21 кеше дәгъва итте һәм берсе үз кандидатурасын үзе күрсәтте.

Биш бер мандатлы сайлау округы буенча Арслан, Дмитриевка, Караякуп, Чувалкип һәм Шөнгәккүл авыл Советы биләмәләрендә депутатларны өстәмә сайлау нәтиҗәләре буенча бер мандатлы 1нче сайлау округы буенча Ар авыл Советы биләмәсенә депутатларны өстәмә сайлауда «Бердәм Рәсәй» Бөтенрәсәй сәяси партия тарафыннан тәкъдим ителгән кандидатлар җиңү яулады, сайлаучыларның күпчелек тавышын «КПРФ» сәяси партиясе тәкъдим иткән кандидат алды.

– Өстәмә сайлаулар булып узды. Сайлауга әзерлек чорында комиссияләр әгъзалары тарафыннан бик күп эш башкарылды, шул исәптән исемлекләргә төгәллек кертү, вакытыннан алда тавыш бирүне үткәрү, халыкка сайлаулар булачагы турында хәбәр итү буенча. Исегезгә төшерәбез, 11 сентябрьдә – бердәм тавыш бирү көнендә – бишенче чакырылыш Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советына бер мандатлы 1нче Лесной сайлау округы буенча депутат сайланачак, – дип ассызыклады Эльвира Флүр кызы.

Авыл Советы депутатлары сайланды
Авыл Советы депутатлары сайланды
Автор:Гузяль Ибраева
Читайте нас: