Чишмэ
+20 °С
Болытлы
Җәмгыять
26 август 2022, 13:08

Чишмәдә мөселманнар җыены узды

21 августта Чишмә поселогының җәмигъ мәчетендә ислам динен таратучы тәүге хатиб һәм мәгърифәтче Хөсәен бәк истәлегенә багышланган XVII мөселманнар җыены булды.

Чишмәдә мөселманнар җыены уздыЧишмәдә мөселманнар җыены узды
Чишмәдә мөселманнар җыены узды

21 августта Чишмә поселогының җәмигъ мәчетендә ислам динен таратучы тәүге хатиб һәм мәгърифәтче Хөсәен бәк истәлегенә багышланган XVII мөселманнар җыены булды.

Әлеге чара тагын бер истәлекле датага – борынгы Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланды.

Җыенга Чишмә районы мөселманнары һәм күрше районнардан кунаклар килде. Анда Рәсәй мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте имам-ахунды Равил хәзрәт Мәмлиев, район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Эрнес Кәримов, Чишмә районы мөхтәсибәтенең имам-хатиблары һәм барлык мәчетләр вәкилләре, республика имамнары һәм дин әһелләре катнашты. Алар Хөсәен бәк кәшәнәсендә дә булдылар.

Ә бу вакытта Хөсәен бәк исемендәге мәчеттә балалар арасында Коръән укучылар конкурсы тәмамланып килә иде. 40 малай һәм кыз Коръәнне яхшы белүчеләр, берничә ел өйрәнүчеләр һәм яңа гына өйрәнә башлаучылар номинацияләрендә ярыштылар. Балаларның әзерлек дәрәҗәсе елдан-ел арта, күбесе изге китапның яртысын яттан белә. Даими катнашучылардан тыш, конкурста көчләрен беренче тапкыр сынап караучылар саны арта. Бәйгедә катнашучыларның барысы да Коръәнне яхшы белүләрен күрсәттеләр. Чыгыш ясар алдыннан балалар белән бергә аларның әти-әниләре һәм картәни-картәтиләре дә дулкынландылар. Иң яшь конкурсантка нибары өч, ә иң зурысына 16 яшь иде. Җиңүчеләргә кыйммәтле, ә калган катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Җыенда катнашучылар бергәләп җәмәгать намазы укыдылар. Бәйрәм мәчет янындагы тирмәләрдә дәвам итте, анда барысын да бәйрәм табыны көтте.

– Һәрвакыт бер-берегезне, туган илне, туганнарыгызны, күршеләрегезне, дусларыгызны, тирә-юньдәгеләрне хөрмәт итеп яшәгез. Игелекле эшләрдә генә ярышыгыз! – дип теләк белдерде үз чыгышында Зөфәр хәзрәт.

Исегезгә төшерәбез, Чишмәдә мөселманнар җыены тәү тапкыр 2004 елда үткәрелде. Шул вакыттан бирле ул, коронавирус сәбәпле ике ел рәттән күчерелүдән тыш, ел саен үткәрелә.

Чишмәдә мөселманнар җыены узды
Чишмәдә мөселманнар җыены узды
Автор:Элина Школьная
Читайте нас