

7 яшьтән алып 12 яшькә кадәр булган 30лап бала ислам нигезләрен, Коръән сүрәләрен, намаз укырга өйрәнгәннәр, шулай ук төрле уеннар уйнаганнар һәм иҗат белән шөгыльләнгәннәр. Әлеге курсларда дәресләр ике атнага исәпләнгән, кызлар һәм малайлар анда, ислам кагыйдәләрен үтәп, аерым йөргәннәр.
Ул көннәрдә мәчеттә бераз шау-шу булган – тавышланганга түгел, ә балалар күп булганга. Беренче һәм икенче каттагы залларда төркемнәргә бүленгән балалар үз укытучылары белән шөгыльләнгәннәр: кемдер теория өйрәнгән, кемдер белемнәрен тәҗрибәдә ныгыткан – дөрес итеп намаз укырга өйрәнгән. Малайлар өчен дәресләрне Азамат хәзрәт Хурамшин, кызлар өчен Эльза Хурамшина үткәргән.
– Дәресләрдә без ислам нигезләрен өйрәнәбез, миңа пәйгамбәребезнең тормыш-көнкүрешен өйрәнү бик ошый, – дип фикере белән уртаклашты мәчеттә укучыларның берсе.
Бу курслар беренче тапкыр оештырылган. Анда йөргән балалар тырышлык күрсәткәннәр, уку белән кызыксынганнар, үзләрен әдәпле тотканнар. Укытучылары әхлакый тәрбия бирүгә зур басым ясаган. Курслар – ул уку гына түгел. Буш вакытта балалар бердәм команда белән уеннар уйнаган, бәйгеләрдә катнашкан, рәсем ясау белән шөгыльләнгән һәм тәмле төшке аш белән тукланып көч запасын тулыландырган.
– Дин – ул йолаларны, гореф-гадәтләрне үтәү генә түгел, ул безнең яшәү рә-вешебез дә, шул рәвешле без кем булуыбызны һәм киләчәктә кем булачагыбызны билгелибез. Һәр юл беренче адымнардан башлана. Мәчеткә йөрү, яшьтәшләре белән аралашу, уртак уеннар, дәресләр, күңел ачу – нәкъ менә шул адымнар булып тора да инде. Балаларга, иң гадәти әйберләрдән башлап, әхлакый нормаларны үтәргә өйрәтергә тырыштык. Мәсәлән, өстәл артында үзеңне ничек тотарга, өлкәннәргә хөрмәт белән карарга, кечкенәләргә мәрхәмәтле булырга кирәклеген өйрәттек, – дип сөйләде Азамат Хурамшин.
Курс программасына шулай ук бик күп кызыклы осталык класслары кергән. Малайларны мәчет рәсемнәре һәм гарәп каллиграфиясенә өйрәткәннәр. Кызлар чәчәкләрдән такыялар үрергә, кына һәм трафарет ярдәмендә кулларга рәсем ясаганнар, дисбеләр һәм сәйләннән бизәнү әйберләре эшләргә, күмәчләр пешерергә һәм үләннәр белән тәмле чәй ясарга өйрәнгәннәр. Курсларның соңгы көнендә укытучы Лилия Байкова яулык бәйләү һәм тегү буенча осталык классы үткәргән.
– Балаларга мәчеттә бик ошый, алар зур шатлык белән киләләр. Безнең курсларның бурычы – аларның йөрәкләрендә исламга, мөселманнарның гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт тәрбияләү. Шуңа күрә без аларның мәнфәгатьләре даирәсен арттырырга тырышабыз. Бик күп кирәкле, файдалы һәм кызыклы мәгълүмат бирәбез. Балаларның күбесе бер-берсе белән дуслаштылар, – дип сөйләде кызлар төркеме укытучысы Эльза Хурамшина.
Курслар, гадәттәгечә, тантаналы чәй эчү белән тәмамланган. Җәйге курслар ябылуга балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә килгәннәр. Кайтып киткәндә алар укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләрен җиткергәннәр һәм бу курсларның киләчәктә дә үткәреләчәгенә өмет белдергәннәр.