

Бу атнада Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча 16нчы янгын сүндерү хезмәте начальнигы вазифасын башкаручы Рөстәм Кәримов башлангычы буенча 95нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләренә вакцинация эшләнгән. Ул 35 хезмәткәрнең 15енең прививка ясатуы турында хәбәр итте. Гомумән алганда, беренче вакцинацияне барысы да ясаткан. Хәзер кабаттан эшләтәләр. Коткаручылар моның ковид таралуга юл куймауга юнәлтелгән нәтиҗәле чара булуын белә.
Артур Карачурин янгын сүндерү частенда сигез ел эшли. Аның сүзләренә караганда, ул бер тапкыр да ковид белән авырмаган, чөнки вакытында прививка ясаткан. Бүген дә беренче компонент белән ревакцинация эшләткән. Коткаручылар зур җаваплылыкка ия, шуңа күрә авырырга тиеш түгелләр, дип саный ул.
– Хезмәт вазифасы буенча эштән китә алмаучыларга вакцинаны барып кадыйбыз. Менә 95нче янгын сүндерү частеннан гариза килде.
Постта торган янгын сүндерүчеләр өчен һәр минут кадерле, – дип әңгәмәгә кушылды 5нче участокның шәфкать туташы Гөлназ Байкова.
10 августка булган мәгълүматларга караганда, Чишмә районында 12 кеше коронавирус белән авырган, шуларның икесе – балалар.
Район дәваханәсеннән бер авыру Уфа госпиталенә озатылган. Калганнары амбулатор дәвалана.